САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тату гаиләләр арасында җиңелүчеләр юк!

Гаилә - ул җылы учак.

 Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге.Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була. 12 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, опека һәм тәрбиячелек органы белән берлектә, “Сарман” кинотеатрында гаилә командалары арасында “Әти-әни, мин – тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичәдә Мөхәммәтҗановлар һәм Сөнгатуллиннар гаиләләре катнашты. Традиция буенча, иң элек командалар үзләре белән таныштырды. Иң тиз әти, иң төз әни, я булмаса иң тиз команда булып калу өчен кызу көрәш барды. Бу көнне ярышта катнашучыларга “паровоз”да ярышырга, хоккей уйнарга , әниләргә кадак кагарга , әтиләргә сәдәф тагарга, тотынышып та йөгерергә, “Сорау бирә нәниләр, ни диярләр әниләр”, “Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр” кебек уеннарда да катнашырга туры килде. Ярышларны җанатарлар бик кызыксынып күзәтте . Полина Кулаченкова, Рәзинә Гарифуллиналарның матур җырлары, Руфина Мөхәммәтҗанованың дәртле биюләре кичәне тагы да бизәде. Һәр ярышның да соңы була, ярышучыларның да җиңүчесе табыла. Ярышларга жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарды. Ике команда да беренчелекне алып, дуслык җиңде. Җиңүчеләргә медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев