САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татавтодор”ның Сарман участогында – яңа җитәкче

Фәсхетдинов Нәфис Мөнир улы 1961 елда Мортышбаш авылында туа. Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Хезмәт юлын 1984 елда Менделеевск шәһәренең 1нче санлы ПМКсында мастер булып эшләп башлый. Сигез ел "Менделеевскагрохимремстрой" берләшмәсендә инженер вазифасын башкара. 1995 елда гаиләсе белән Сарманга күчеп кайта, төзелеш-монтаж оешмасында баш инженер булып...

Фәсхетдинов Нәфис Мөнир улы 1961 елда Мортышбаш авылында туа. Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Хезмәт юлын 1984 елда Менделеевск шәһәренең 1нче санлы ПМКсында мастер булып эшләп башлый. Сигез ел "Менделеевскагрохимремстрой" берләшмәсендә инженер вазифасын башкара. 1995 елда гаиләсе белән Сарманга күчеп кайта, төзелеш-монтаж оешмасында баш инженер булып эшли. Алга таба хезмәт биографиясе Юлтимер кирпеч заводы белән бәйле, биредә ул мастер, хезмәтне саклау инженеры булып эшли. 2015 елның декабрендә Нәфис Фәсхетдинов -"Татавтодор" җәмгыятенең Яр Чаллы филиалының Сарман участогы начальнигы урынбасары, ә 2016 елның 14 сентябрьдә участок начальнигы итеп билгеләнә.

Тормыш иптәше Надежда белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев