САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яшьләргә чиратсыз торак бирәчәкләр. Ашык!

Шушы көнгә кадәр гаризаны һәм тиешле документларны тапшырган очракта, яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүчеләр чиратсыз торакка дәгъва итә ала.

Бәйгене «Татарстан Республикасының студентлар лигасы» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы уздыра. Әлеге программа нигезендә быел 49 җиңүче фатирлы була ала.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, студент-аспирантларның, яшь белгечләрнең, авыл җирлегендә яшьләр белән эшләүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан башланган эш инде менә җиденче ел уңышлы гына дәвам итә, дип яза "Шәһри Казан" гәзите.
Бәйгедә, билгеле булганча, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр яшьләр, 35кә кадәр яшь галимнәр катнаша ала. Алар Татарстанда теркәлгән булырга тиеш, шулай ук торак мәйданының һәр гаилә әгъзасына 18 квад­рат метрдан ким булуы мәҗбүри шарт. Бәйгенең төп таләпләренең берсе – катнашучының яшьләр белән эшчәнлек һәм яшьләр сәясәте алып баруы тора.
Җиңүчеләр 20 сентябрьдә игълан ителәчәк. Әлеге бәйгедә катнашучыларның төп өстенлеге - чиратсыз фатир алу мөмкинлегенә ия булу. Өстәвенә, базар бәяләреннән аермалы буларак, фатир бәясен ташламалы шартларда түли аласың.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев