Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча конкурс старт алды
Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына ярашлы нигездә 2025-2027 елларда модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары төзүгә субсидияләр тәкъдим итү өчен конкурс игълан итте.
Татарстан компанияләре дә анда катнашу өчен гариза бирә ала, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетында.
Субсидиянең күләме модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасындагы бер номерга 1,5 миллион сумнан артмаска һәм инвестицион проект бәясенең 50 процентыннан югарырак булмаска тиеш.
Конкурс ике этапта уза:
1. Сайлап алуда катнашу өчен гаризаларны 2025 елның 3 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Казан шәһәре, М.Горький урамы, 19нчы йорт. Документлар эш көннәрендә 09:00-18:00 сәгатьләрдә (тәнәфес вакыты – 12:15-13:15 сәгатьтә) кабул ителә.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты һәр гариза буенча инвестицион проектка анализ ясаячак: аның модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын төзүгә субсидия тәкъдим итү кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләргә тәңгәллеге тикшереләчәк. Шулай ук бүлмәләрнең минималь габариты һәм мәйданы, аз мобиль халык төркеме өчен үтемлелеге, төзелеш материаллары, янгынга каршы һәм өстәмә таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүе дә бәяләнәчәк. Шуннан соң хуплау тапкан гаризалар РФ Икътисади үсеш министрлыгына юнәлдереләчәк.
2. РФ Икътисади үсеш министрлыгында, төбәкләрдән гаризалар кабул итү срогы тәмамланган көннән соң, 5 эш көне эчендә документлар тикшереләчәк. Аннары алар субсидия тәкъдим итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче комиссиягә җибәреләчәк. Ул 15 эш көне эчендә субсидияләр бүлү кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләр исемлеге буенча әлеге инвестицион проектларга бәя бирәчәк.
Гариза тапшырган чорда модульле кунакханә төзергә планлаштырылган җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану категориясе һәм төре субсидия чараларының максатчан билгеләнүенә тәңгәл килергә тиеш.
Татарстанның конкурста катнашырга планлаштырган компанияләренә гаризаларны ТР Туризм буенча дәүләт комитетына тапшырырга кирәк. Комитетта инвестицион проектларның таләпләргә җавап бирүенә анализ ясалачак. Шуннан соң хупланган гаризалар РФ Икътисади үсеш министрлыгына җибәреләчәк.
Өстенлеккә ия инвестицион проектлар:
- махсус сакланыла торган табигать территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырылганнар;
- М-4 «Дон», М-8 «Холмогоры», М-11 «Нева», М-12 «Восток» кебек федераль дәрәҗәдәге бер яки берничә автомобиль юлларының участогы буенча үтүче өстенлекле туристик автомобиль маршрутлары янында тормышка ашырыла торганнар. Татарстанда өстенлекле буларак «Татарстан – 1001 ләззәт төбәге» автомобиль маршруты расланган, аның белән ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәсми сайтыннан (tourism.tatarstan.ru) танышып була;
- модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасында иң түбән бәягә тәкъдим ителгән номерлар;
- иртәрәк срокта бирелгән гаризалар.
«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты инфраструктураны үстерергә, җиһазлар җитештерүгә, тармак өчен кадрлар әзерләүгә һәм Россия, шулай ук чит илләргә сәяхәтләрне танытырга булыша. Туристлар – сыйфатлы хезмәт һәм шәп тәэсирләр, ә бизнес дәүләттән ярдәм ала. Болар сәяхәтләрне уңайлы, куркынычсыз һәм кызыклы итә.
2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар старт алды. Алар тормышның барлык өлкәләрен диярлек колачлый. Быел Татарстанда 12 илкүләм проекты гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Бу проектлар кысаларында башкарылачак чараларга 59 миллиард сум юнәлдереләчәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-turizm-ham-kunakcyllyk-ilkulam-proekty-buenca-konkurs-start-aldy-5899192
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев