САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Путин тәкъдимнәре буенча фикер аллышулар башлана

Путин тәкъдимнәре буенча фикер алышуларда теләгән барлык кеше дә катнаша ала.

Татарстанда инде Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы буенча фикер алышуларга старт бирелде. Бу хакта республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашуы вакытында билгеле булды.

Парламент башлыгы палатаның яңа составы актив рәвештә һәм нәтиҗәле эшләр дигән ышаныч белдерде.

- Сезнең эшегез татарстанлылар файдасына булырга һәм Россия Президенты үзенең еллык Юлламасында куйган максатларны, шулай ук Татарстан Президенты социаль программаларны тормышка ашыру буенча куйган мәсьәләләрне тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш. Җәмәгать контролен, ситуация мониторингын файдаланып, сез төрле дәрәҗә властьларга актуаль мәсьәләләрне һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итәргә тиешсез, - диде ул, палата вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Мөхәммәтшинның сүзләре буенча, республика парламенты иҗтимагый палата белән бергәләп эшләүгә исәп тота.

- Без ачык һәм кабул ителгән законнар буенча күп мәсьәләләрне бергәләп хәл итү өчен мөмкинлекләр эзләргә тиеш. Мин ышанам: резервлар зур. Тыгыз хезмәттәшлек, эшебезнең ачыклыгы сезнең аша теләкләрне халыкка җиткерергә һәм гражданнардан үзара элемтә алырга ярдәм итәчәк. Без – ил һәм республика Президенты тарафыннан куелган максатларга ирешүдә партнерлар, - диде ул.

Дәүләт Советы рәисе Россия Президентының быел төп игътибарны эчке сәясәткә бирүен билгеләп үтте.

- Бу – Президентның җәмгыятьнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен үстерү турындагы соравына җавабы. Дәүләт башлыгының тәкъдимнәре халыкка социаль ярдәм, эшкә урнашу, аналарга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм белән бәйле, - диде ул.

Парламент башлыгы Путинның илнең төп законына – Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы мәсьәләгә дә кагылуын әйтте. Бу уңайдан эшче төркем төзелде һәм аңа Татарстаннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның Конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов кертелделәр. РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы

закон проекты 23 январьдә беренче укылышта кабул ителде. Хәзер икенче укылышка әзерлек эшләре бара. Бәхәсләр бара, төпле фикерләр әйтелә.

- Ил өчен гади булмаган чорда кабул ителгән Конституция илне берләштерде. Гамәлдәге Конституциягә сак караш – Россиягә дөнья күләмендә алдынгы позицияне яуларга ярдәм иткән кыйммәт, - диде Парламент башлыгы. - Конституциягә төзәтмәләр ил халкының ризалыгы белән Федераль Җыен тарафыннан кабул ителәчәк.

Ул очрашуда катнашучылардан тагын бер кат Путинның тәкъдимнәрен игътибар белән өйрәнүләрен һәм аларны тормышка ашыру буенча җәмәгать берләшмәләре аша тәкъдимнәр җыюларын сорады.

Республиканы Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева шәһәр һәм районнарда җәмәгать фикер алышулары инде планлаштырылган.

Парламент башлыгы белән очрашуга Студентлар лигасы, Бөтендөнья татар конгрессы, Журналистлар, Юристлар берләшмәлре, Адвокатлар палатасы вәкилләре һәм башкалар да чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев