Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз көтелә

Татарстанда һава шартларының кискен начарлануы көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, 20 майда көндез һәм кич республика территориясендә яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Аерым районнарда боз явуы да ихтимал, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Һава торышының начарлануы сәбәпле, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) халкыбызны аеруча игътибарлы булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга чакыра:

 * Урамда: реклама щитларыннан, биек агачлардан, юл билгеләреннән һәм электр линияләреннән еракрак торыгыз — алар көчле җилдә егылырга мөмкин.

 * Юлларда: машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә хәрәкәт иткәндә аеруча сак булырга кирәк.

 * Якынаегызны саклагыз: балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру туганнарыгызга, күршеләрегезгә ярдәм итегез.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз.

Фото: © «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев