Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда элекке министр урынбасарының мөлкәте кире кайтарылачак

Татарстан Югары суды республика буенча Эчке эшләр министрлыгының элеккеге башлык урынбасары — Төп тикшерү идарәсенең элеккеге җитәкчесе Владимир Изаакка карата чыгарылган хөкемне үзгәрешсез калдырды. Бу турыда судның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Беренче инстанция суды үз вакытында прокурор Альберт Суяргуловның дәгъвасын канәгатьләндереп, Изаакның һәм аның гаилә әгъзалары исеменә теркәлгән күчемсез милекне дәүләт менәшенә алып кайтырга боерган иде. Югары суд бу карарны раслады.

Следствие мәгълүматлары буенча, 2017-2023 еллар эчендә Изаак хатыны белән бергә Казандагы дүрт фатирга һәм ике автоурынга хуҗа булган. Моннан тыш, милекнең бер өлеше аларның якын туганнары исеменә рәсмиләштерелгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, бу сатып алуларга киткән чыгымнар гаиләнең рәсми керемнәреннән шактый артып киткән. Нәтиҗәдә, дәүләткә 21 миллион сумнан ким булмаган күләмдәге милек кайтарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев