Татарстанда еланнар уянып чыккан [+ВИДЕО]

Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Апас районындагы Ключи станциясендә еланнарның кояшка җылынырга чыкканын видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. Бу турыда Буа районы "Байрак" сайтында хәбәр ителә.

Видеоны әлеге районның Каратун авылында яшәүче тимерюлчы Линар Биккулов Ключи станциясендә кеше яшәми торган йорт янында төшереп алган. 

Линар Биккулов әйтүенчә, бу урында тузбаш еланнар мыжлап торуын ел саен күрергә мөмкин. 

 

Тузбашлар кешеләр өчен бернинди дә куркыныч тудырмый, чөнки алар агулы түгел. Алар кышкы йокыдан апрель азагы — май башында уянып чыга һәм кояш яхшы җылыткан төрле урыннарда күренә башлый. Җылыну чоры 1-4 атна барырга мөмкин, бу вакытта еланнар сүлпән була һәм күзгә күбрәк чалына. 

 

Фото: pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 3 март 2021 - 10:17
    Сарман ягы язучыларга бай
    Һәр елның 3 мартында Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Аның тулы атамасы – Язучы өчен Бөтендөнья тынычлык көне.
    145
    0
    0