Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы узган ел темпларын узып киткән

Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре 66%ка үтәлгән. Бу күрсәткеч быелгы эш темпларының узган елныкыннан югарырак булуын күрсәтә. Мондый мәгълүматны республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның «Шәһәр мохитен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова җиткергән, дип яза «Татар-информ» МА.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында үткәргән. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Докладчы билгеләп үткәнчә, юл эшләре 75%ка башкарылган. 295 ишегалдында юл ремонты тәмамланса, хәзерге вакытта 178 ишегалдында эшләр дәвам итә.

Яктырткычлар урнаштыру буенча эшләр 151 ишегалдында алып барыла, ә 313 ишегалдында алар инде тәмамланган. Бу күрсәткеч республика буенча 77% тәшкил итә.

Татарстан складларында яңартылган ишегалдыларга урнаштырылачак җиһазларның 94%ы бар. Калган 6% (154 әйбер) 24 июльгә кадәр җибәрелергә тиеш, дип өстәде Арина Петрова.

Монтаж эшләре буенча үтәлеш 46% — барлыгы 6 292 берәмлек җиһаз урнаштырылган. Эшләр 139 ишегалдында алып барыла, 154сендә исә тәмамланган.

Программа буенча эшләрнең сыйфатын күзәтү максатыннан узган атнада Казанга, Яр Чаллыга, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш һәм Лениногорск районнарына чыгулар оештырылган.

Мониторинг барышында тәнкыйтьле искәрмәләр ачыкланмаган. Барлык теркәлгән кимчелекләр буенча материаллар әзерләнеп, билгеләнгән тәртиптә мөнәсәбәт муниципаль берәмлекләргә рәсми хат белән юлланган.

Казанның Совет районында төзекләндерелгән ишегалдыларны кабул итү башланган. Хәзерге көндә җиде ишегалды территориясе уңышлы кабул ителгән.

Арина Петрова шуны да өстәгән: ел башыннан программага 3055 мөрәҗәгать килсә, 26 июньнән 9 июльгә кадәр бу вакытта 10 районнан 299 мөрәҗәгать теркәлгән. Соңгы ике атнада республиканың 2 районыннан 13 вакыты үткән мөрәҗәгать теркәлгән.

Быел Татарстанда барлыгы 560 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Бу эшләр 11 районда, Казанда һәм Яр Чаллыда 10 млрд сумга башкарыла. Киләсе 2027 елда исә калган 243 ишегалдын яңарту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев