Татарстанда 10 июльгә һава торышы: яңгыр һәм +30 градус эсселек көтелә
Республика территориясендә бүген алмашынучан болытлылык көтелә. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, көн дәвамында кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен булуы ихтимал. Таңда аерым районнарда томан төшүе дә мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.
Җил төньяк-төньяк-көнчыгыш юнәлешеннән исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итә. Яшен вакытында ул 15–18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Һава температурасы көндез төбәк буенча 21–26 градус җылы булачак. Әмма көнбатыш һәм көньяк районнарда термометрлар 30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Районда да шундый һава торышы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев