САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика кешеләренә коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту хакында искә төшерә.

Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү индексы 4,2 процентка арта. Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электр энергиясе өчен түләү 3,7 процентка – 1 кВт⋅сәгать өчен 3 сум 69 тиенгә кадәр арта. Стационар электр плитәләре һәм (яки) электр җылыткыч җайланмалар кулланучы авыл һәм шәһәр халкы өчен максималь киметү коэффициенты 0,7  булачак.

  • Бәяләр өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) белән күрсәтелгән.

Җылылык энергиясенә бәя катнаш режимда булмаганда, 3 процентка артып, 1 Гкал өчен 1862 сум 01 тиен булачак. Катнаш режимда эшләгәндә, 4,2 процентка артып, 1 Гкал өчен 1628 сум 87 тиенгә күтәрелә.

 

Су белән тәэмин итүгә тарифлар 3,5 процентка күтәрелә. Шулай итеп, эчә торган (салкын) суның 1 кубометры өчен 24 сум 45 тиен түлисе була. Кайнар су һәм китә торган су 3,7 процентка кыйммәтләнә. 1 кубометр кайнар су өчен 139 сум 73 тиен һәм чыгып китүче суның 1 кубометры өчен 17 сум 93 тиен түлисе була.

Реклама

Моннан тыш, табигый газга бәяләр арта. 1 июльдән газның 1 кубометры өчен 5 сум 57 тиен түлисе була. Моңа кадәр ул 5 сум 48 тиен иде.

  • Барлык тарифлар һәм аларны көйләүче оешмалар турында тулы мәгълүматны Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтының “Тарифлар” (http://kt.tatarstan.ru/rus/ntarif.htm) һәм "Ачык Татарстан” порталының "Ведомство хисаплары” бердәм дәүләт системасының “Тарифлар” бүлегендә карап була.  

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X