САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан синоптиклары +20 градуска кадәр җылы вәгъдә итә

Башланган атнада иң җылы һава торышы антициклон белән бәйле булачак, ул циклонны республика территориясеннән кысрыклаячак.

Татарстанда җомга, 4 октябрьдә, атнаның иң җылы көне булачак. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге башлангыч фаразларыннан күренә.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 1 һәм 2 октябрьдә республика территориясендә һава торышын төньяк-көнбатыштан килгән киң циклонның (үзәге Балтыйк диңгезе өстендә урнашкан) алгы өлеше билгеләячәк.

Төбәк аша узган атмосфера фронтлары аркасында вакыт-вакыт яңгырлар явып алачак. Көньяктан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булачак. 1 һәм 2нче числода җил тизлеге көндез 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

«Пәнҗешәмбе, 3 октябрь көнне, республикага антициклон йогынтысын таратачак», – дип билгеләп үтә Татарстан синоптиклары. Шунлыктан алга таба җылылык +13, +18 градуска кадәр булачак. Урыны белән генә бераз явым-төшемнәр булырга мөмкин.

 

5 октябрьдә, шимбә көнне үк, Татарстанга яңгырлы салкын фронт киләчәк, шуның аркасында һава температурасы 11-16 градуска кадәр төшәчәк.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бу атнада Татарстанда көтелә торган аномаль җылы һава торышы турында сөйләде.

Фото: архив/Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев