САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы нәрсәне аңлата

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы түгәрәк калкан рәвешендә.

Гербның уртасында — канатлы ак барс. Ул — республика гражданнарының, республика халкының яклаучысы ролендә. Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе — игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе. Барсның сул ягындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади яктан һәм көч кулланудан якланганлыгын күрсәтә. Сигез таҗ яфраклы ак кашкарый чәчәге — мәңгелек тормыш чыганагы, озын гомерлелек символы. Барсның алгы уң аягының бераз күтәрелгән булуы — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик билге. Ул хәрәкәтне, эшне «уң аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлыннан уңышлы баруын аңлата. 
Барсның үткен теш-тырнаклары аның яклау һәм саклау сәләтен күрсәтә. Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә яклый алу мөмкинлеген символлаштыра. Үсемлек орнаменты һәм лалә чәчәге табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра. Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын күрсәтә. Шул рәвешле, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнар иминлеге, халыклар дуслыгы, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторы — рәссам Риф Фәхретдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев