САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында киңәшмә үтте

30 нчы декабрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яңа ел бәйрәме көннәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү, бәла-казаларны кисәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Ул барлык хезмәтләр - хокук саклау, гадәттән тыш хәлләр, социаль тармак, сәламәтлек саклау, транспорт, юл, элемтә һәм башкаларның иминлекне тәэмин итү...

30 нчы декабрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яңа ел бәйрәме көннәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү, бәла-казаларны кисәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Ул барлык хезмәтләр - хокук саклау, гадәттән тыш хәлләр, социаль тармак, сәламәтлек саклау, транспорт, юл, элемтә һәм башкаларның иминлекне тәэмин итү өчен тулы әзерлектә булырга, һәркайда тәүлеклек дежурлыклар оештырылырга, кешеләр күп була торган урыннарда саклык чараларына аеруча зур игътибар бирелергә, тикшерүләр үткәрелергә тиешлеген билгеләп үтте. Соңыннан шушындый ук киңәшмә район күләмендә дә уздырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин җаваплы хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген барлады, бурычлар билгеләде. Шуны да әйтергә кирәк: бәйрәм көннәрендә көчле булмаган буран, Яңа ел төнендә 25-30 градус салкынлык көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев