САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев район Советы утырышында катнашты +ВИДЕО

Бүген Сарман муниципаль район Советының XX утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галеев, Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, “Агрокөч төркеме” җәмгыяте вәкилләре катнаштылар.

Утырышның көн тәртибенә карауга бер – Сарман муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турындагы мәсьәлә кертелгән иде. Аның буенча доклад белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыкты. Фикер алышуларда “Җәлилнефть” идарәсе начальнигы Малик Каюмов, Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, Сарман аграр көллияте студенты Азат Тимербаев катнаштылар.

Районда дәүләт телләре турындагы закон уңышлы тормышка ашырыла. Рәсми сайт, яңалыклар тасмасы ике дәүләт телендә алып барыла. Оешма, учреждение, урам исемнәре язылган элмә такталар, авыл, елга исемнәре белән юл күрсәткечләре урнаштыру тулы көченә бара. Мәктәпләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тулысынча тәэмин ителгән.

Республиканың муниципаль берәмлекләре рейтингында район уникенче урында тора.  Тулаем территориаль продукт күләме 34,02 миллирд сумлык булып, аның күп өлеше “Җәлилнефть” идарәсенә туры килә. Васил Шәйхразыев та үз чыгышында бу күрсәткечтә кече эшмәкәрлек өлешенең аз, бары 6 процент кына, булуын билгеләп, бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды.

 – Сүз дә юк, электән авылдан халык – район үзәгенә, район үзәгеннән шәһәрләргә китү ягын карый. Әмма туган якта лаеклы эш урыннары һәм уңай яшәү шартлары булдырып, аларны читкә җибәрмәскә була, - диде ул. – Районда үрнәк алырлык яклар да байтак. Аның республика программаларының 29ында катнашуы – бик матур күренеш. Клуб төзеләме, ФАПмы яисә объектларга капиталь ремонт ясаламы - болар барысы да халык өчен, аның мәнфәгатьләрендә тормышка ашырыла. Бүген капиталь ремонт үткән балалар поликлиникасын карадык, анда хезмәткәрләр өчен дә, пациентлар өчен дә шартлар тудырылган. Бу да халыкка уңайлылык тудыру максатыннан эшләнгән. Биредә барлык юнәлештәге эшләрегезне бөртекләп анализлавыгыз, район башлыгының җитәкчеләр алдына конкрет бурычлар куюы – бик әйбәт. Чөнки бүгенге утырыш – елның төп вакыйгасы.

Татар халкының “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” дигән бик мәгънәле мәкален искә төшереп, Васил Габтелгаязович район халкының барлык тарихи, сәяси чараларда актив булуын билгеләп үтте, киләчәктә дә бердәм, матур нәтиҗәле эшләр теләде.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Альбина Сабирова видеолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев