САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы буенча  монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсе вәкилләре  - Сарманда

Бүген районга Татарстан Республикасы буенча  монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсе вәкилләре килде.

 Алар иң элек  Сарман урта мәктәбендә булдылар, 9а классы укучылары белән  ачык дәрес үткәрделәр. Идарә  җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәүкәт кызы Шәфигуллина укучыларга монополиягә каршы хезмәтнең үзенчәлекләре, әһәмияте, ул алып бара торган эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде, кызыклы мисаллар китерде. Әңгәмә барышында идарә эшчәнлеге белән бәйле  видеороликлар да күрсәтелде. Ахырда ул укучыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирде.

Бу көнне  Гүзәл Шәүкәтовна район хакимиятендә шәхси сораулары булган сарманлыларны   да кабул итте. Аннан Сарман шифалы  су җитештерү заводында  булып, андагы эшнең торышы белән танышты. Болар хакында тулырак – “Сарман” газетасының алдагы саннарында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев