САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан күперләрне реконструкцияләү программасында катнашачак

Татарстан милли проект буенча күперләрне реконструкцияләү программасында катнашачак.

Республика тарафыннан күперләрне реконструкцияләү буенча агымдагы ел планына 10 нан артык күперне кертү буенча тәкъдим әзерләнгән. Татарстан, шулай итеп, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектының күперләрне реконструкцияләү программасында катнашырга уйлый. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итә.
Бүген Россия транспорт министры Евгений Дитрих “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Ул милли проектка күперләр һәм юл үткәргечләрне ремонтлау һәм төзү программасы да кертелүен хәбәр итте. Бу максатларга 1,2 триллион сум акча бүлү планлаштырыла.
Ленар Сафин сүзләренә караганда, Татарстан әлеге программада бик актив катнашырга уйлый. “Хәзерге вакытта 2020 елның реконструкция планына 10 нан артык күперне кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнде”, - ди ул.
Татарстанда региональ юлларда 56 күпер бар һәм алар – авария хәлендә. Бу – гомуми күрсәткечнең 9 проценты. Узган ел республикада 11 күпер төзелгән һәм 7 күпер ремонтланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев