САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан фермерларына товарларын цифрлы технологияләр буенча сатарга ярдәм итәчәкләр

Республикада «Туган як» социаль проекты эшләнде.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларның азык-төлек продукциясен сатуны цифрлы технологияләр ярдәмендә үстерүне планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фермерлар сатылмаган товарны кире кайтару, зур сәүдә челтәрләренә чыгу авырлыгы, югары өстәмә хак һәм тотрыклы ихтыяҗ булмау кебек проблемалар белән очраша.

Татарстан фермерларына продукцияне сатуда ярдәм итү өчен «Туган як» проекты эшләнгән. Социаль проект зур шәһәрләрнең ваклап сату объектлары катнашында бердәм партнерлык мохите булдыру юлы белән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен сату инфраструктурасын формалаштыруга юнәлдерелгән», — диделәр ведомствода.

Заманча цифрлы мөмкинлекләрне кулланып, онлайн — һәм офлайн кибетләрне, логистик үзәкләрне, кооперативларны, Татарстан Кулланучылар берлеге системасы ресурсларын, агропаркны һәм җирле җитештерүчеләрне бердәм системага берләштерү планлаштырыла, диделәр ведомствода.

Моннан тыш, проектны гамәлгә ашыру шәһәрлеләргә яңа фермер продуктларын йорт яны кибетләрендә дә, интернет аша да арзан бәядән сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.

ФОТО

ИСТОЧНИК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев