САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан Дәүләт Советы депутаты  - Сарманда

Татарстан Дәүләт Советы депутаты  - Сарманда.

Бүген район үзәк китапханәсендә Книгостайл могҗизалар бүлмәсен ачу тантанасы үтте. Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм язучы Рәзил Вәлиев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин,  РФ гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, шагыйрь,  тарихчы Дамир Гарифуллин, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе рәисе Рәис Кәлимуллин, җирле шагыйребез Әшрафулла Зарипов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Китапханә директоры Роза Гайфуллина китапханә белән тыгыз хезмәттәшлектә булганнары өчен аларга һәм китап укучыларга эчкерсез рәхмәтен белдерде, Фәрит Мөнәвирович белән Рәзил Исмәгыйлевичкә истәлек бүләкләре тапшырды. Сөйләүләр китапханә хезмәткәрләренең концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Чара турында тулырак – газетабызның алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев