САРМАН
  • Рус Тат
  • Татарга тылмачлар кирәкме?

    "Татарга тылмач кирәкми" дигән гыйбарәне һәрберебезнең ишеткәнебез бар. Юктан гына килеп чыкмаган ул. Татарларның килеп чыгышы бер яклап Чулман һәм Идел елгалары ярларында яшәүче болгар бабаларыбыз белән бәйле булса, икенче яклап Иделдә һәм башка төбәкләрдә яшәүче кыпчаклар белән бәйләнеп, туган телебез татар теле үзендә урта һәм көнбатыш диалектларның үзенчәлекләрен туплаган....

    "Татарга тылмач кирәкми" дигән гыйбарәне һәрберебезнең ишеткәнебез бар. Юктан гына килеп чыкмаган ул.
    Татарларның килеп чыгышы бер яклап Чулман һәм Идел елгалары ярларында яшәүче болгар бабаларыбыз белән бәйле булса, икенче яклап Иделдә һәм башка төбәкләрдә яшәүче кыпчаклар белән бәйләнеп, туган телебез татар теле үзендә урта һәм көнбатыш диалектларның үзенчәлекләрен туплаган. Телебез, аеруча аның язма формасы элек-электән халыкара аралашу теле булган. XVIII-XIX гасырларда аның әһәмияте аеруча арткан. Бу Россия чикләренең көньяк-көнчыгышка таба киңәюе, читтәге мөселман илләре белән бәйләнешләрнең көчәюе белән бәйле була. Архивларда сакланган документлар, Пугачев восстаниесе чорыннан ук калган рәсми кәгазьләр моның шулай булганын ачык күрсәтеп торалар. Ислам дөньясы белән бәйләнеш үскән саен, Мәскәү тылмачлар итеп татарларны сайлап алган, XVIII гасырдан соң русларны да шушы эшчәнлеккә тарта башлаганнар. Шулай итеп, Россия империясендә татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ туган һәм ул бик күп уку йортларында рәсми рәвештә укытылган. Бу эш XIX гасырда аеруча активлаша: татар теле Казан университетының, Самара, Саратов, Тубыл һ.б. гимназияләрнең, күп кенә хәрби уку йортларының укыту программаларына мәҗбүри предмет итеп кертелә. 1864 нче елда Казанда үзәк керәшен-татар мәктәбе, 1876 нчы елдан С.Максуди, Г.Исхакый, М.Солтангалиевларны әзерләгән Татар укытучылар мәктәбе эшли башлаган.
    2013 нче елда 230 еллыгы билгеләп үтеләчәк "Әлифба" китабы, төрле дәреслекләр, сүзлекләр тарихи-мәдәни мирасыбыз гына түгел, ә көнбатышны ислам, төрек дөньясы белән бәйләүче, телебезне өйрәтүдә искиткеч яхшы ярдәмлекләр булалар.
    Бүген дә туган телебез - иң нык таралган 14 тел арасында. Аны йөз миллионнан артык төрки халык аңлый...
    Тик менә республика күләмендә үткәрелгән конкурсның атамасын (ул "Татарга тылмачлар кирәк" дип аталган иде) укыгач, күңелдә ниндидер борчу, сагаю хисләре туды. "Тамырлары ерак тарихка киткән мәкаль-әйтемнәрне үзгәртә торган буын тәрбиялибез микәнни соң?" - дигән уй сискәндереп җибәрде. Конкурс белән кызыксыну артты. Ул Казан федераль университеты базасында университет һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелде.
    Конкурс ике этапта уздырылды. Катнашучылар башта анкета сорауларына җавап яздылар, кызыксынган фәннәре, өлкәләре хакында белешмә бирделәр. Бер ун көн вакыт үткәч, укучыларның электрон почтасына биремнәр язылган хат килеп төште. Һәркем, җиң сызганып, эшкә кереште. Сүзлекләр, әби-бабайлар, әти-әниләрнең дә ярдәме кирәк булды. 9 нчы сыйныфларга әдәби әсәрдән өзек бирелгән булса, өлкәнрәкләрнең тексты публицистик жанрда иде. Кемдер сүзен сүзгә тәрҗемә итте, кемдер ирекле тәрҗемә яклы булды. Икенче бирем бераз җиңелрәк тоелды. Монда инде укучылар аерым җөмләләр тәрҗемә иттеләр. Тик монысында киртәләр чыгып кына торды. Безнең телебез хәзер шундый чүпләнгән, анда алынмалар шактый күбәйгән икән. Байтак сүзләрнең татар телендә тәрҗемәләре барлыгын без инде онытып җибәрәбез, ул турыда уйланмыйбыз да. Өченче бирем аеруча файдалы иде. Миңа калса, шундый бирем биреп, конкурсны оештыручылар ике куянның койрыгын бергә тотканнар. Берәр татар тәрҗемәчесе турында материал эзләү барышында укучылар фәнни әдәбият белән, әдәби сүзлекләр, библиографик белешмәләр белән эшләделәр, татар язучылары, галимнәренең эшчәнлеген кабат күз алдыннан үткәрделәр, якташ язучыларыбыз иҗатына да мөрәҗәгать итеп, ә алар күбесе мәктәп программасында үзләштерелми, үзләре өчен бик күп яңалык ачтылар.
    Конкурсның икенче туры 18 нче октябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында үтте. Олимпиаданың пленар өлешендә тәрҗемә теориясе һәм сөйләм коммуникациясе кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова сүзләреннән конкурста 600гә якын укучы катнашуы (моннан соң эчкә җылы кереп китте), икенче турга шуларның 40ы үтүе билгеле булды. "Икенче турга үтүчеләр алар инде җиңүчеләр, - диде Әлфия Шәүкәт кызы. - Ә иң-иңнәрен бүгенге конкурсның 2 нче туры билгеләячәк".
    Икенче турда финалистлар үзләрен язма һәм телдән тәрҗемәдә сынап карадылар. Аудиториядән чыккан укучылардан без, институт коридорында көтүче укытучылар, бу юлы инде фәнни текстлар тәрҗемә итәргә кирәклеген, телдән тәрҗемә белән аларның комиссия алдында җавап биргәнлекләрен белдек. Төшке аштан соң бераз дулкынланулары басылса да, йөзләрендәге кызыллык, каушау билгеләре бетмәгән иде әле аларның күбесенең. Чыннан да, яңгыраган сөйләмне тәрҗемә иткәндә, телнең сүзлек составын белү өстенә, сөйләм төзеклеген саклаган җөмләләр төзү, тизлек һәм сәнгатьлелек таләп ителә. Районыбыздан барган укучылар да - ә алар өчәү иде: икенче номерлы Җәлил мәктәбеннән Ганиева Алинә, Самарова Лилия һәм Сарман гимназиясе укучысы Газизова Раиләләр - шушы төр биремне үтәү кыенрак булды, диделәр. Кызлар барысы да унберенче сыйныфта укыйлар. Телне камил белүләренә шик юк, олимпиадаларда катнашалар, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясыйлар. Аларның: "Без бит мондый биремнәрне еш эшләмибез. Күнекмәләр булмаганга да, авыр булды", - диюләре белән килешмичә булдыра алмыйм. Язмача тәрҗемә күнегүләре үтәштерсәк тә, дәресләрдә телдән тәрҗемә итүгә артык игътибар бирелми. 11 нче сыйныфта татар теле атнага бер генә дәрес, материал искиткеч күп, шуңа күрә, рус төркемнәренә караганда, татар төркемнәрендә бу юнәлештә эш аксый.
    Олимпиада биремнәре үтәгәннән соң булган очрашу өчен институт галимнәренә рәхмәт белдерәсе килә. Алар безне дә, укучыларны да уйланырга да, кызарырга да мәҗбүр иттеләр... Көне буена диярлек сузылган бәйгенең бу өлешендә үз тормышларын тел гыйлеме белән бәйләп, шушы уку йортында белем алучы чит ил студентлары белән очрашу оештырылган иде. Безнең алда Америкадан килеп тел өйрәнүче Элизабет, кытай кызлары Шәвия, Рәмзия, Төркиядән килгән Камәр чыгыш ясадылар. Берничә тел белгән, аларда иркен аралашкан бу студентларның татар телендә сөйләшүләре, бу телгә мөнәсәбәтләре, аларның киләчәккә планнары сокландыра. Ә Төркия кызы Камәрнең: "Татарстанда яшәгән милләттәшләремнең телне белмәүләрен ике сүзнең берендә рус сүзләре кыстырып сөйләшүләрен, аны ямьсезләүләрен аңлый алмыйм", - диюе, киресенчә, үзебезнең ваемсызлыгыбызны раслап, башны ияргә мәҗбүр итә.
    Тел - халыкны халык итә торган, аның тарихи җирлектәге урынын билгеләүче фактор. "Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган", - дигән халкыбыз. Телне югалту, киләчәк буыннарны аңардан мәхрүм итү төзәтә алмаслык хата булачак. Ана теленә кечкенәдән үк хөрмәт, омтылыш, кызыксыну уяту зарур. "Телгә мөнәсәбәт гаиләдә салына", - диделәр чит ил студентлары да. Нәкъ менә гаиләләрендәге мохит аларны ана телебездән аермаган. Илдән аерылсалар да, алар ана телебездә сөйләшәләр, җырлыйлар, мәдәни-милли мирасыбызны беләләр, өйрәнәләр, аны ватандашлары арасында таратырга әзерләнәләр. Шуның өчен бүген тәрҗемәчеләр әзерләүче бүлектә белем алалар. Ә без, ике татар кешесе, хәзер татарча бик авырлык белән аңлашабыз, ә кайберләребез балаларыбыз белән тылмачсыз сөйләшә дә алмыйбыз кебек...
    Бәйгедән менә шундый уйлар, хисләр белән кайттым мин. Кызларыбызга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына лаек булу бәхете елмаймады, көчлерәкләр җиңде. Ләкин алар, чит илләрдә яшәп тә, халкыбызның иң матур сыйфатларын җуймаган: җыр-моңны үз иткән, мәдәнияткә, белемгә тартылган, халык, ил, тел язмышы турында кайгырткан кызлар-егетләр, зур тарихы булган факультет, университетның тел белгечләре әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре, укытучылар, галимнәр белән таныштылар, 1971 нче елдан тәрҗемә эше белән шөгыльләнүче Флера апа Тарханованың киңәшләрен тыңладылар, ә бу, ышаныгыз, бик кыйммәт тора. Тормышта үз юлларын, һөнәр сайлау алдында торучылар өчен - бигрәк тә.
    Конкурсны ел саен оештырырга планлаштыралар. Димәк, алда мөмкинлекләр бар. Киләсе көннең күренекле тәрҗемәчеләре - бүгенге укучылар арасында бит. Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтының ишекләре укырга теләүчеләр өчен ачык. Әзерлән, укырга кер, тырышып белем аласы гына кала.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: