САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарча диктантта олысы да, кечесе дә катнашты

Бүген – 19 октябрь көнне барлык теләгән райондашлар татарча диктант яздылар.

  • Ул – ел саен үткәрелә торган ирекле һәм түләүсез акция. Анда һәркем катнаша һәм татар теле буенча белемнәрен сыный ала.
    Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, акцияне быел тагы да киңрәк масштабта – районның барлык мәктәпләрендә дә үткәрү планлаштырылган иде.
    Сарман гимназиясендә дә әлеге акция зур хәзерлек белән уздырылды. Әлеге чарада район, мәгариф бүлеге, оешма-предприятиеләр җитәкчелеге, эшче-хезмәткәрләр, укучылар, укытучылар һәм лаеклы ялдагы өлкәннәребез дә бик теләп катнаштылар.
    Исегезгә төшереп үтәбез: акция Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара союзының башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм мәдәниара коммуникация институты тарафыннан оештырылды.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев