САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар телен белү кирәкме?

Безнең республика – күпмилләтле республика. Ә дәүләт теле булып ике тел исәпләнә: татар теле hәм рус теле. Шуңа күрә «Татар телен белү кирәкме?» дигән сорау бирү урынсыз. Әмма еш кына татар теле белән рус теленең тигез булмауларын күзәтәбез. Нидән шулай? Әллә Татарстанда татарлар кимегәнме? Юк! Татарлар кимемәгән, рус телендә сөйләшүчеләр арткан.

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халкыбыз. Гаиләдә туган тел кирәк булмаса, ни көтмәк кирәк…

Татарстанда туып, шунда үсеп, үз баласына татарча сөйләшергә өйрәтә алмаган, алай гына да түгел, татар теленең кирәге юк, аны укып кайсы югары уку йортына керәсең, дип сөйләгән әти-әниләргә ни дияргә? Эш бит телнең белем алу өчен кирәклегендә генә түгел. Сер тирәндәрәк яшеренгән ләбаса. Тел – белем бирү чыганагы булу белән беррәттән балаларга тәрбия бирү теле дә. Әниең телен белү ул –  нәселеңне, әби-бабаларыңны, үткәнеңне, тарихыңны, милләтеңне һәм, ниһаять, үзеңне хөрмәт итү билгесе! Туган телебез белән бергә милләтебезнең йөзен билгеләгән, горурлыгы булып саналган тыйнаклык, сабырлык, өлкәннәргә игътибарлылык, итагатьлелек кебек сыйфатларыбыз онытыла бара. Ә бит татар гаиләсендәге тәрбия гомер-гомергә аерылып торган. Ана сөте белән сеңгән миһербанлылык, җылылык, бишек җырларыннан күчкән моң һәм аһәң, әби-бабайларның тылсымлы әкиятләре һәм, ниһаять, гаилә учагында ныгытылган хезмәт сөючәнлек – болар барысы да гаиләдән килә. 

Бу хакта тулырак: http://yalkyn.com/tejribe/38046/

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев