САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм конкурсында сарманлылар да катнаша ала

.

Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында оештырылучы әлеге конкурста теләгән һәр татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучы катнаша ала. Яшь ягыннан чикләүләр юк. Анда катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә:
- 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
- 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
- 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;
- профессиональ катнашучылар – театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.
Конкурс татар телендә үткәрелә. Анда катнашучылар барлык номинацияләр (поэзия, проза, мәсәл) буенча конкурс эшләре тәкъдим итәргә мөмкин. Конкурс эше яттан сөйләнгән яисә укылган монолог яки диалог рәвешендә әдәби әсәрне бәян итүдән гыйбарәт чыгыш булырга тиеш. Бәйге ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә. Беренче этап 2020 елның 15 декабренә кадәр (15 декабрьне дә кертеп) үткәрелә, икенче этабы 2021 елның 20 февралендә уздырыла.
Конкурс турында күбрәк мәгълүматны Нигезләмәдән укып белергә мөмкин.

 

 

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның

«ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм конкурсы турында

нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге Нигезләмә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм конкурсын (алга таба – Конкурс) әзерләү һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Конкурсны гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия).

1.3. Конкурсны оештыручы – «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе (алга таба – Оештыручы).

 

2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары

 

2.1. Конкурс татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында уздырыла.

2.2. Конкурсның бурычлары түбәндәгеләр:

– татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, аларның үсешенә ярдәм итү;

– татар халкының бай тарихи-мәдәни казанышы буларак, татар классик әдәбиятын саклап калу;

– татар әдәбиятына кызыксыну уяту;

– башкаручыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, талантлы нәфис сүз осталарына ярдәм итү;

– башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү.

 

3. Жюри

 

3.1. Комиссия тарафыннан 7 (җиде) кешедән торган жюри төзелә, ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрдән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән тора. Жюри составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы секретарь һәм жюри әгъзалары керә.

3.2. Жюри утырышында кимендә 5 (биш) әгъза катнашса, ул тулы хокуклы дип санала.

3.3. Жюри карарлары коллегиаль кабул ителә. Тавышлар (баллар) саны тигез булганда, жюри рәисенең тавышы хәлиткеч була.

 

4. Конкурста катнашучылар

 

4.1. Конкурста катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк.

4.2. Конкурста катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә:

а) 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

б) 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

в) 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;

г) профессиональ катнашучылар – театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.

4.3. Әлеге Нигезләмәнең 8.3 пункты нигезендә конкурс эшен тапшыру мизгеленә катнашучының яшенә бәйле рәвештә жюри катнашучыларны әлеге Нигезләмәнең 4.3 пунктындагы «а» – «в» пунктчаларында күрсәтелгән категорияләргә бүлә.

4.4. Конкурста катнашучылар әлеге Нигезләмәнең 4.3 пунктындагы «г» пунктчасында күрсәтелгән категориягә жюри тарафыннан, Конкурста катнашучының профессиональ эшчәнлеге турындагы белешмәләргә таянып, Конкурс үткәрү барышында кертелергә мөмкин.

 

5. Конкурсның номинацияләре

 

5.1. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

а) поэзия (шигырь, поэмалардан өзекләр);

б) проза;

в) мәсәл.

5.2. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен 3 (өч) премия карала (әлеге Нигезләмәнең 4.3 пунктындагы «а» – «в» пунктчалары):

10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:

I урын – 30 000 (утыз мең) сум

II урын – 25 000 (егерме биш мең) сум

III урын – 20 000 (егерме мең) сум.

 

11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:

I урын – 45 000 (кырык биш мең) сум

II урын – 35 000 (утыз биш мең) сум

III урын – 25 000 (егерме биш мең) сум.

 

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:

I урын – 50 000 (илле мең) сум

II урын – 40 000 (кырык мең) сум

III урын – 30 000 (утыз мең) сум.

 

5.3. Профессиональ катнашучылар (әлеге Нигезләмәнең 4.3 пунктындагы «г» пунктчасы) өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала:

I урын – 100 000 (йөз мең) сум

II урын – 80 000 (сиксән мең) сум

III урын – 70 000 (җитмеш мең) сум.

 

6. Конкурс эшләренә таләпләр

 

6.1. Конкурс татар телендә үткәрелә.

6.2. Конкурста катнашучылар барлык номинацияләр (поэзия, проза, мәсәл) буенча конкурс эшләре тәкъдим итәргә мөмкин.

6.3. Конкурс эше яттан сөйләнгән яисә укылган монолог яки диалог рәвешендә әдәби әсәрне бәян итүдән гыйбарәт чыгыш булырга тиеш.

6.4. Катнашучының чыгышы музыкаль бизәлеш белән барырга мөмкин.

6.5. Бәян ителә торган әдәби әсәр катнашучының яшенә туры килергә тиеш.

6.6. Чыгыш ясау вакыты 5 (биш) минуттан артмаска тиеш.

 

7. Конкурсны оештыручы

 

Оештыручы:

– тапшырылган эшләрнең Конкурс таләпләренә туры килүен, Конкурста катнашучыларның Конкурс таләпләрен үтәвен тикшереп тора;

– конкурс документациясен алып бара;

– законнар үтәлешен, шул исәптән Конкурста катнашучылар бәян итә торган әсәрләргә – интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсенә хокуклар турындагы законнар, персональ белешмәләр турындагы законнар, граждан сурәтен саклау турындагы законнар таләпләре үтәлешен тикшереп тора;

– жюри эшен тәэмин итә;

– Комиссиягә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына Конкурс үткәрү барышы турында оператив мәгълүмат бирә;

– Конкурсның гала-концертын үткәрүне оештыра.

 

8. Конкурсны үткәрү һәм аңа йомгак ясау тәртибе

 

8.1. Конкурс ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә.

8.2. Конкурс эшләрен сайлап алу шарты катнашучыларның башкару осталыгыннан (актерлык осталыгы, дикция һ.б.), шулай ук чыгышның (шул исәптән костюмның, реквизитның, музыкаль бизәлешнең) оригиналь булуыннан гыйбарәт.

8.3. Беренче этап (сайлап алу этабы) барышында Конкурста катнашучылар конкурс эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрәләр. Конкурс эшенә Конкурста катнашучының визит карточкасы (контакт белешмәләре) кушып бирелергә тиеш.

8.4. Конкурс эшләре беренче этапта 2020 елның 15 декабренә кадәр (15 декабрьне дә кертеп) кабул ителә.

8.5. Жюри тапшырылган конкурс эшләрен Конкурс номинацияләре һәм катнашучылар категорияләре буенча бүлә.

8.6. Жюри тапшырылган конкурс эшләрен карый һәм катнашучыларны Конкурсның икенче этабына уздыру турында ачык тавыш бирү юлы белән карар кабул итә.

8.7. Икенче этапта Конкурста катнашучылар жюри алдында чыгыш ясый.

8.8. Конкурсның икенче этабы 2021 елның 20 февралендә уздырыла. Чыгышларның урыны һәм төгәл графигы жюри тарафыннан билгеләнә, Оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла.

8.9. Жюри Конкурсның икенче этабында тәкъдим ителгән конкурс эшләрен карый һәм тиешле категорияләр һәм номинацияләр буенча Конкурста җиңүчеләр турында ачык тавыш бирү юлы белән карар кабул итә. Жюри карары беркетмә белән рәсмиләштерелә. Моннан тыш, Конкурсның икенче этабында жюри гала-концертта күрсәтеләчәк конкурс эшләрен билгели.

8.10. Жюри бернинди дә призлы урыннар бирмәскә йә аерым номинацияләр һәм катнашучылар категорияләре буенча гына призлы урыннар бирергә хокуклы.

8.11. Оештыручы Конкурсның йомгаклары турында Комиссиягә хәбәр итә.

8.12. Конкурста җиңүчеләр турында мәгълүмат Оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла.

8.13. Конкурсның гала-концерты Халыкара туган тел көнендә – 2021 елның 21 февралендә үткәрелә.

8.14. Конкурста җиңүчеләр гала-концертта бүләкләнә.

 

9. Йомгаклау нигезләмәләре

 

9.1. Конкурста җиңүчеләргә акчалата премияләр Конкурска бирелгән акчалар исәбеннән түләнә.

9.2. Оешмалар һәм предприятиеләр Конкурста катнашучыларга махсус бүләкләр һәм премияләр бирергә мөмкин.

9.3. Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелмәгән мәсьәләләр, Комиссиянең рәисе белән килештерелеп, Оештыручы тарафыннан хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев