САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татар малае, татар кызчыгы-2023” бәйгесенең сайлап алу туры үтте

Бүген Сарман балалар сәнгать мәктәбендә “Татар малае, татар кызчыгы-2023” бәйгесе үткәрелде.

Ул Россиядә Педагоглар һәм остазлар, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды. Аны мәгариф бүлеге һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Сарман бүлеге оештырдылар.
Бәйгедә районыбызның балалар бакчасында тәрбияләнүче 4-7 яшьлек 19 бала катнашты. Алар иң элек үзләре белән таныштырдылар, җыр-биюгә, кул эшләренә осталыкларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын ничек белүләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр 15 майда район мәдәният йортында үтәчәк гала-концертта чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев