САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар Карамалысында 68 ел күрешмәгән туганнар очрашты

Мин 68 ел күрешмәгән туганнарның очрашуы шаһиты булдым. Җәлил бистәсендә яшәүче Гафифә Гаффарова белән Кама Тамагы районында гомер итүче Нәкыя апа күрештеләр. Аларның әтиләре бер, әниләре башка.Беренче очрашу мизгелләренең күңелләрне кузгатырлык якты, шатлыклы һәм моңсурак хисләр тудыруын аңлатып бетерә торган гына түгел. Очрашуны Татар Карамалысы авылында яшәүче уртак туганнары -...

Мин 68 ел күрешмәгән туганнарның очрашуы шаһиты булдым.

Җәлил бистәсендә яшәүче Гафифә Гаффарова белән Кама Тамагы районында гомер итүче Нәкыя апа күрештеләр. Аларның әтиләре бер, әниләре башка.Беренче очрашу мизгелләренең күңелләрне кузгатырлык якты, шатлыклы һәм моңсурак хисләр тудыруын аңлатып бетерә торган гына түгел. Очрашуны Татар Карамалысы авылында яшәүче уртак туганнары - Фидаис абый белән Халисә апа гаиләсе оештырды. Искиткеч җылы мохиттә үткән очрашуның шаһиты булган һәркемнең күңеле тулды бу көнне. Нәкыя апа белән Гафифә апаның күзләрендә шатлык яшьләре кипмәде. Гафифә Гаффарова шул очрашу хөрмәтенә инде шигъри әсәр дә иҗат иткән. "Язмышыма рәхмәт" дип атала ул.

Бу турыда күбрәк язманы газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев