Татар Карамаласында яшәүче Римма Ибраһимова – бар яктан да булган кеше
Сөбханалла! Бу йортка килеп кергәч, хуҗаларны күргәч тә, беренче сүз шул булды. Күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте ташып тора алардан. Бүген 80 яшьлеген билгеләп үтүче Римма апа Ибраһимова белән очраштым мин Татар Карамалысы авылында. 30 октябрьдә исә аларның Ракит абый белән гаилә корып, пар канат булып яшәүләренә 55 ел тула икән....
Сөбханалла! Бу йортка килеп кергәч, хуҗаларны күргәч тә, беренче сүз шул булды. Күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте ташып тора алардан. Бүген 80 яшьлеген билгеләп үтүче Римма апа Ибраһимова белән очраштым мин Татар Карамалысы авылында. 30 октябрьдә исә аларның Ракит абый белән гаилә корып, пар канат булып яшәүләренә 55 ел тула икән.
Зыялы, матур кешеләр алар. Риясыз һәм бик уңган. Үзләре - җор теллеләр, уен-көлке белән аралашалар, бер-берсен хөрмәт итүләре дә күренеп тора.
Алар 80 яшькә җиткән дип һич әйтерлек түгел (Ракит абыйга икенче елга тула, Алла боерса). Күз тимәсен!
Бар яктан да бик булган кеше икән Римма ханым. Башкарган эшләре шулкадәр күптөрле, санап та чыгарлык түгел. Башта алар Чирмешәндә, аннан Әлмәттә яшәгәннәр. Римма Зыятдин кызы үзенең гомер буе чын күңелдән башкарган күз табибы вазифасы турында яратып сөйли. Ул бу эшенә 1960 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач керешә. Әле хәзер дә авылдашлары, күзләренә чүп керсә, аның янына киләләр икән. Ә аның кулы җиңел: бик оста гына булышып җибәрә. Рәхмәтләрен укып туя алмыйлар аннан ярдәм алган кешеләр. Ракит Ибиняк улы исә агроном булып эшләгән. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары гаиләләре белән Әлмәттә яшиләр. Дүрт оныклары белән һәр атнада авылга әби-бабалары янына ашыгалар.
Әле бакчаларындагы чәчәкләрен дә кырау сугарга өлгермәгән аларның, салкын яңгырлы җилдә дә йөз төрле төстә «янып» утыралар. Юмарт та ул Римма апа, кирәк кешегә чәчәкләрнең орлыкларын, суганчаларын, бүлбеләрен да бирә. Бакча зур, каралган, ул җиләк түтәлләре тип-тигез рәт булып тезелгән, һәр төр агач, куак - үз урынында. Ә яшелчә, җиләк-җимеш уңышы бик мул булган. Римма апа уңышны үстереп кенә калмыйча, җыеп, үзе эшкәртеп тә куя икән. Базлары тулы банкаларда нинди генә салатлар, кайнатмалар юк. Безне дә шул арада биш төрле салат белән сыйлады, аларны әзерләү рецептларын да язып бирде. Шунда ук чәй янына үзе өлгерткән коймагы да, чәкчәге дә килде. Пироглары - телеңне йотарлык.
Өйләрендә аның үзе теккән, чиккән, бәйләгән әйберләре бик күп. Бер карап торуда өйрәнеп, чәчәкләрне дә оста итеп бәйли башлаган ул.
Әле хуҗалыкта сарыклар, тавыклар, үрдәкләр дә асрыйлар алар.
Тырышып эшләп, шуның тәмен тоеп, җырлап яшиләр Ибраһимовлар. Римма апа, ялындырып та тормады, матур күлмәкләрен киеп, нәкъ оста артистларча хәрәкәтләр ясап, рәхәтләнеп, «…гомер көзем җитте, ә шулай да, алда әле бәхет бар кебек…» дип сузып та җибәрде. Киң сулышы, көчле тавышы белән Ракит абый «Ак пароход»ны җырлый башлагач исә, Римма апа да, бу очрашуны оештырып йөргән Мөнәвәрә апа да кушылмыйча түзә алмадылар.
Мәчеткә дә йөри Римма ханым, биш вакыт намазын калдырмый. Авылларындагы мәдрәсәгә йөреп, дин сабагын үзләштергән, гарәп графикасын өйрәнгән. Бу яктан Татар Карамалысы булдырган: мәчетнең аскы катында мәдрәсә ачып, даими укулар алып баралар икән. Мәчеткә дә, мәдрәсәгә дә кеше күп йөри. Авылның урамнары киң, тротуар да җәелгән хәтта.
Инде саубуллашып, кайтырга чыгып барганда, мәдрәсәдәге сабакташы Флюра апа килеп, юбилее белән котлап китте аны, гүзәл чәчәк букеты белән бәлеш күтәреп килгән. Авыл халкының кунакчыллык үрнәген, бер-берсен олылавын күрдем мин.
Чын мәгънәсендә соклангыч кешеләр Ибраһимовлар. Ял итеп, рухи канәгатьләнү, шатлык хисе алдым алардан. Тәмле телле хуҗалар кунакка чакыра-чакыра озата чыктылар. Ә күңелне җылы якты нур, матурлык биләп алды. Күп-күп тыныч, тигез, сәламәт, иманлы, мул, бәхетле еллар сезгә, Римма апа, Ракит абый! Һәммәбезгә дә шундый яшәү дәрте, көч, дәрман бирсен иде Раббым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев