САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар татарча яңа фильм карадылар

Кичә район үзәгендәге “Сарман” кинотеатрында өр-яңа татарча нәфис фильм күрсәтелде.

Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән “Мулла” фильмы экраннарга күптән түгел генә чыкты һәм тамашачыларның мәхәббәтен яуларга да өлгерде. Татар авылы язмышы, аның проблемалары... Әсәрнең нигезенә нәкъ менә шулар салынган. 
Рольләрне республиканың җиде иң яхшы театры артистлары һәм Марат Бәшәров башкара. Кинофильм тәмамланганнан соң, аның иҗат төркеме – генераль продюсер Миләүшә Айтуганова, продюсер Марат Әхмәтшин, режиссер Рамил Фазлыев, актриса Гүзәл Гаффарова һәм башкалар фильмны төшерү тарихы белән таныштырдылар, тамашачыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. 
Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев