САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар блогерлары карантиндагы пациентларга бүләкләр алып кайттылар

Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 ватандашыбызга татар милли ашларын илттеләр, ә коронавирусның җиңел формасы ачыкланган өчесенә тизрәк терелүләрен теләп, открыткалар бүләк иттеләр.

Кичә өч билгеле татар блогеры республика йогышлы авырулар хастаханәсенә бардылар һәм карантинга ябылган ватандашларыбызга бүләкләр илттеләр. Алар арасында Илназ Габилуллин, Ринат Галиәхмәтов, Илүзә Галиәхмәтова, Резедә Миңнегулова бар. Шулай итеп, әлеге блогерлар ватандашларыбызга ярдәм кулын суздылар. Алар хастаханәнең кабул итү бүлегенә Татарстан флагы, теләкләр язылган открыткалар, чәкчәк, бал кебек күчтәнәчләр, китаплар һәм милли киемдәге курчаклар белән килделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән алып кайтылган пассажирларның дүртесе - Татарстаннан түгел һәм әлеге бүләкләр аларга безнең республиканы яхшырак белергә ярдәм итәчәк. Блогерлар бүләкләрне посылкалар өчен билгеләнгән махсус урында калдырдылар.
Инстаграмда блогерлар ватандашларын бәладә калдырмаячакларын һәм бүләкләрнең коронавирус ачыкланган авыруларда позитив эмоцияләр тудырачагын һәм бу аларга тизрәк савыгырга ярдәм итәчәген билгеләп үттеләр.
Махсус борт белән кайтарылган пассажирлар табиблар күзәтүе астында. Алар өчен барлык шартлар тудырылган. Аларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләре дә алар белән карантин корылмасында яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев