САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар балаларының яраткан әкиятчесе-Абдулла Алишның 15 нче сентябрь — 115 еллыгы!

Шушы уңайдан Илексаз мәктәбе укучылары Абдулла Алишны искә алдылар.

Аның тормыш юлы- биографиясе буенча презентация карадылар, шигырьләрен искә төшерделәр. Бигрәк тә укучыларны А. Алишның әнисе- Газизә апага язган соңгы хаты бик дулкынландырды. Башлангыч сыйныф укучылары аның әкиятләре, хикәяләре буенча төшерелгән татарча мультфильмнарны, һәрвакыттагыча, бик яратып карадылар, фикер алыштылар! Ахырдан укучылар бер- берсенә сораулар биреп, өстәмә мәгьлүматларны ныгыттылар. Абдулла Алиш әкиятләре бүген дә бик актуаль, алар әдәпле, эшчән, дус булырга өйрәтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев