САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төп бәйрәм чаралары өч көн дәвам итәчәк

Чаралар ТАССР турында Мәскәүдә декрет кабул ителгән 27 май көнне (1920 ел), ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн 25 июньдә һәм Татарстан Республикасы оешкан дата 30 августта (1991 елда) узачак. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Алдан расланган план буенча 27 май көнне дәүләт тарафыннан зур форум оештырылырга тиеш иде, әмма коронавирус белән бәйле вәзгыятьтән чыгып, үзгәрешләр кертергә туры килгән. Шуңа төп бәйрәм чарасы Дәүләт Советы сессиясе буларак үтәчәк. Сессия башланганчы, Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп куячак. Шәйхразиев фикеренчә, Татарстанның 100 еллыгына чыгарылган бу марка дөнья күләмендә йөри башлаячак.
Шулай ук бу көнне Үзәк Банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсен күрсәтү дә планлаштырылган.
Төп бәйрәм чаралары 25 июньдә дәвам итәчәк. Бу көнне РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында, Казанда ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы булачак. Хөкүмәт йортында тантаналы чара да узачак, анда ветераннарны чакырып котларга ниятлиләр. Бакыйлыкка күчкән җитәкчеләрнең каберләренә бару да планлаштырыла.
25 июнь көнне Татарстан районнары буенча Татарстан флагы эстафетасы старт алачак. Моңа кадәр юбилей байрагы 29 гыйнвардан башлап Россия регионнарында булды.
30 августта юбилей уңаеннан тантаналы төстә төрле объектларның ачылуы көтелә. “Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабул итү тантанасы да оештырылачак”, - диде бу уңайдан ТР премьер-министры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев