САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесе “Сарман-Мясо” һәм “Сарман-продукт” товарларында да кулланылачак

“Сарман-Мясо” һәм “Сарман-продукт” товарларына да “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесе куелачак.

Юбилей билгесен легаль куллану турында сертификат һәм “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлек билгесе “Сарман-Мясо” җәмгыяте белән «Сарман-продукт» авыл хуҗалыгы, кулланучылар, тәэмин итү, эшкәртү һәм сату кооперативына да тапшырылды.
Үзенең эшчәнлеген 2009 елдан алып баручы "Сарман-Мясо” җәмгыяте ит һәм ит продукциясе җитештерә. Аның заманча җиһазландырылган пилмән һәм казылык ясау цехлары бар. Ярымфабрикатлар әзерләү өчен чимал белән район халкы, хәләл ит җитештерүчеләр тәэмин итәләр. Аена җәмгыятьтә 20 тонна продукция җитештерелә һәм республика шәһәрләрендә, Удмуртиядә реализацияләнә.
“Сарман-продукт” кооперативы 2017 елда элекке сөт заводы базасында оешты. Төп эш юнәлешләре булып сөт җыю һәм сөт ризыклары әзерләү тора. Тәүлегенә бер тонна әзер продукция чыга һәм ул район кибетләрендә, Яр Чаллы, Түбән кама, Зәй, Минзәлә кебек шәһәрләрдә сатыла. Халык кооператив җитештергән катык, эремчек, кефир, сөтне бик яратып ала.
Республикабыздагы тарихи вакыйга уңаеннан, “Сарман-Мясо” һәм “Сарман-продукт” товарларына да “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесе куелачак.

Альбина Сабирова ямасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев