САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарих сөючеләр Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнен билгеләп үтәләр +ВИДЕО

Бүген - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Ул 1983 елда ЮНЕСКО мәдәни мирас үзәге тарафыннан игълан ителә.

Ә һәйкәлләрне һәм тарихи ядкарьләрне саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет 1965 елда ук барлыкка килә.
Билгеле булганча, Россиядә якынча федераль һәм региональ әһәмияттәге 150 мең мәдәни мирас объекты бар. Алар безнең республикада да аз түгел. Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипованың хәбәр итүенчә, безнең районда аеруча нык саклана торган табигый зона һәм региональ әһәмияттәге тарихи объектлар бар. Алар ниндиләр? Болар хакында - районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән түбәндәге видеоязмада.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев