САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарихчы-археологлар Сарман районында булдылар

Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов хәбәр итүенчә, быел көз һәм 2016 елның язында районның борынгы, урта гасыр һәм яңа чорларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәреләчәк. Галимнәр, октябрь аенда килгәч үк , районда бронза чоры (безнең эрага кадәр II мең ел элек)...

Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов хәбәр итүенчә, быел көз һәм 2016 елның язында районның борынгы, урта гасыр һәм яңа чорларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәреләчәк. Галимнәр, октябрь аенда килгәч үк , районда бронза чоры (безнең эрага кадәр II мең ел элек) һәм урта гасырга (XII-XVII) караган объектларга тап булганнар.

Галимнәр укытучылар, студентлар һәм укучыларны тикшеренүләрдә катнашырга чакыралар. Эш нәтиҗәләре буенча Сарман һәм Татарстанның көнчыгыш районнары тарихы, мәдәнияте һәм табигатенә багышланган региональ фәнни-практик конференция уздыру, шулай ук районның борынгы урыннары турында китап чыгару планлаштырыла. Районның үткәне белән кызыксынган һәм тарихчы-археологларга ярдәм итәргә теләгән кешеләр 89172888388 телефоны буенча шалтырата яки albert_burhan@list.ru адресы буенча яза алалар.

Галимнәр авыл музейларындагы һәм шәхси коллекцияләрдәге экспонатларны өйрәнүдә методик ярдәм күрсәтергә әзерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев