САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танылган артистка Гөлчәчәк Хафизова Сарман кызлары белән уйнап үскән + ВИДЕОЛАР

Күрше районда - Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туып-үскән Татарстанның атказанган артисткасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гөлчәчәк Хафизова кичә район мәдәният йортына иҗатташ дуслары белән театр куярга килде.

Танылган артистлар – тормыш иптәше Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин белән бергә алар район тамашачысына Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәре буенча куелган искиткеч эчтәлекле, тәрбияви спектаклен тәкъдим иттеләр. Сарман халкы яраткан артистларын басып алкышлады. Соңыннан да алар белән бергә истәлеккә фотога төштеләр, рәхмәт әйтеп, уңышлар теләделәр. Сәхнә артында яшьлек дуслары да очрашты. Райондашыбыз Эльвира Нуриева үзенең дустын янә күрүенә бик шат иде.
- Гөлчәчәкне кечкенәдән беләм. Әбием белән бабам, апам белән җизни ул туган авылда яшәделәр. Күршеләр булып гомер кичерделәр. Без дустым белән бергә уйнап үстек. Бүгенге очрашу мине балачакка, яшьлегемә алып кайтты. Булачак артистканың беренче видеооператоры да мин булганмын икән бит, - диде Эльвира, елмаеп.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X