САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Талпан кадала башлаган

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 апрельдән район территориясендә талпан кадалу очраклары күзәтелә башлаган.

Районда бүгенге көнгә талпан кадалып, медицина учреждениеләренә 24 кеше мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар бигрәк тә Җәлил поселогында теркәлгән. Талпан кадалу буенча Сарман имин районнар рәтенә кертелсә дә, иң куркыныч районнар булып танылучылар арасында күрше һәм якын-тирә Азнакай, Актаныш, Тукай районнары да бар. Узган елгы эпидемия сезонында районда талпан кадалу очрагы буенча медицина учреждениеләренә 88 мөрәҗәгать булган. Бу — 2019 елның шушы чорындагы күрсәткечтән күбрәк.

ТАБИБ СҮЗЕ

Линера Габделхакова, табибэпидемиолог: 

-Талпан вируслы энцефалиты – кискен йогышлы авыру. Ул үзәк нерв системасын зарарлый. Бу авырудан кеше терелергә дә, инвалид булып калырга, хәтта үләргә дә мөмкин. Талпан инфекцияләре кешегә авыру талпан кадалуның беренче минутларында селәгәй белән йога. Талпан урманда, урманлы паркларда, бакча участокларында, киемгә, хайван йонына ияреп кайткан очракларда кадалырга мөмкин. Ә авыру үзе авыру талпан кадалганда гына түгел, талпанны сытканда, ул тешләгән урынны кашыганда да йога ала.

Талпаннар аеруча язын һәм көзен актив булалар. Авыруның яшерен чоры гадәттә – 10-14 көн. Ул шулай ук 1 көннән 60 көнгә кадәр дә сузылырга ихтимал.

Авыру кискен башлана. Кеше калтырый, көчле баш авыртуы күзәтелә, температурасы кинәт 38-39 га кадәр күтәрелә, күңел болгана, кеше коса. Мускуллар авырта, бигрәк тә муен, җилкә, күкрәк, бил, аяк, кул мускуллары. Кешенең битендә гиперемия барлыкка килә, ул еш кына гәүдәгә дә тарала.

Бу хакта тулырак "Сарман" газетабызның 2021 ел. 12 май саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев