САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигать яклауга мохтаҗ

Быелгы ел РФ Президенты Указы нигезендә Әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип игълан ителде. Безнең республикада исә аны ТР Президенты, әйләнә-тирә мохитны саклау мәсьәләләрен хәл итүдә экологик тәрбия һәм белем дәрәҗәсенең хәлиткеч фактор икәнлеген истә тотып, Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип игълан итте. ТР Министрлар Кабинетында...

Быелгы ел РФ Президенты Указы нигезендә Әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип игълан ителде.

Реклама

Безнең республикада исә аны ТР Президенты, әйләнә-тирә мохитны саклау мәсьәләләрен хәл итүдә экологик тәрбия һәм белем дәрәҗәсенең хәлиткеч фактор икәнлеген истә тотып, Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип игълан итте. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг та шушы мәсьәләгә багышланды.

Быел республиканың табигатьне саклау комплексы алдында министрлыклар, халык, җәмәгать оешмалары белән берлектә әйләнә-тирә мохитны саклау буенча зур эшләр тора. Мәгариф һәм фән, Урман хуҗалыгы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары, иҗтимагый экологик оешмаларның һәм вузларның чаралар планы эшләнеп, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланды.
Ел 16 нчы январьда үткәрелгән "Чисталык дәресе" дигән масштаблы акция белән башланды. Беренче кварталда шулай ук "Яшьләр эколидеры" конкурсын, Идел буе укучыларының экологик конференциясен уздыру планлаштырылган. Икенче кварталда исә экологик куркынычтан саклану көннәре, социологик тикшеренүләр, "Кеше һәм табигать", "Эколидер" конкурслары, агач утырту һәм табигатьне саклау буенча күп төрле акцияләр үткәреләчәк. Моннан тыш, промышленность предприятиеләрендә тикшерүләр, ягулык-энергетик ресурсларны файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән чаралар уздырылачак.
Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы уңаеннан, районда да чаралар планы эшләнде. Аның кысаларында әйләнә-тирә мохитны саклау буенча төрле чаралар, җир, су, кошлар көннәрен, экологик конференция, акцияләр уздыру, күргәзмәләр оештыру һәм башкалар планлаштырылган. Ә 16 январь көнне район мәктәпләрендә дә чисталык дәресе үткәрелде.
Без Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы уңаеннан газета укучыларыбызны да сөйләшүгә чакырабыз. Безгә башкарган матур эшләрегез, үзегезне борчыган проблемалар турында яза, тәкъдимнәрегез белән уртаклаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X