САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Табигать дәвалары

Күпләрне тубылгы (таволга) үсемлегенең дәвалау үзлекләре кызыксындыра. Бу турыда газета аша таныштыру кулай булыр, дип уйладым. Тубылгы - күпьеллык үсемлек, елга буйларында, сазламык, юеш чокырлы урыннарда үсә. Биеклеге ике метрга кадәр җитә, себерке сыман җыелган ак чәчәкле. Июньнән августка кадәр чәчәк ата, чәчәгеннән баллы ис килә. Галимнәр исбатлавы буенча, тубылгының...

Күпләрне тубылгы (таволга) үсемлегенең дәвалау үзлекләре кызыксындыра. Бу турыда газета аша таныштыру кулай булыр, дип уйладым.
Тубылгы - күпьеллык үсемлек, елга буйларында, сазламык, юеш чокырлы урыннарда үсә. Биеклеге ике метрга кадәр җитә, себерке сыман җыелган ак чәчәкле. Июньнән августка кадәр чәчәк ата, чәчәгеннән баллы ис килә.
Галимнәр исбатлавы буенча, тубылгының дәвалау тәэсире аның составында уникаль биологик актив матдәләр булуы белән аңлатыла, бигрәк тә салицилатлар булуы. Табигый аспирин, С,Р витаминнары эффекты бирүче матдәләр булу гына да аны йөрәк, кан тамырлары авырулары: инфаркт, инсульт, капиллярлар шартлау, югары артериаль кан басымы, тахикардия, шулай ук веналарның варикоз киңәюе, диабет һ.б. дәвалау һәм профилактикалау үзлекләре буенча үләннәр исемлегендә беренче урында тота. Ул шулай ук ашказаны-эчәк авыруларын, бөер, сидек юллары, кан китү, эпилепсия, ревматизм, подагра кебек авыруларны дәвалауга ярдәм итә. Тубылгының чәчәкләре баш миендә кан әйләнеше бозылганда бик файдалы икәне расланган.
Тубылгы кан басымын төшерә, шуңа күрә аны күп эчәргә тәкъдим итмиләр. Аны, башка барлык дару үләннәре кебек үк, эчәр алдыннан үзегезнең участок табибы белән киңәшеп эчәргә кирәк. Һәр дару үләне никадәр генә файдалы булмасын, бер кешегә - килешергә, икенчесенә килешмәскә мөмкин. Шуңа күрә үз белдегең белән дару үләннәре эчүдән сакланырга кирәк.


Редакциядән. Без газетабызның 1 апрель санында даими авторыбыз И.Сафинның санберри дигән җиләк турындагы язмасын урнаштырган идек. Хәзер күпләр, газетаны сакламау сәбәпле, җиләкне ничек куллану турында сорыйлар.
Санберриның үзенә генә хас әчкелтем тәме бар. Аны бетерү өчен, кайнап чыккан су белән коеп, 5 минут тотарга кирәк. Кайнатмасы карлыганнан ясаган кебек ясала. 1 килограмм җиләккә 1 килограмм шикәр комы, 1 стакан су, 1-2 чәй калагы лимон согы салына. Җиләкне киптереп, катырып сакларга да мөмкин. Аннан сок чыгарырга, шифалы шәраб ясарга да була. Санберри составында селен кислотасы бар. Ул организмның картаюын тоткарлый, яман шеш авыруын кисәтә. Җиләк кан составын яхшырта, организмны шлаклардан, токсиннардан арындыра. Күз күрүне, хәтерне яхшырта, кан басымын нормальләштерә, ревматизм, подагра, ашказаны җәрәхәте, гепатит, кан тамырларының варикоз киңәюе авыруларын дәваларга булыша. Үсемлекнең яфраклары төнәтмәсе невроз, баш авыртуы, гастрит, цистит, көзән җыеру, эпилепсия, тире авыруларыннан арынырга ярдәм итә. 2 чәй калагы вакланган яфрак өстенә стакан ярым кайнап чыккан су саласың да, 2 сәгать төнәтәсең. Ашар алдыннан, көнгә 4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев