САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Табиблар әйтүенчә, парацетамол кушылган порошоклы дару эчүнең зыяны юк дип уйлаучылар ялгыша

Парацетамол бөтен чирдән дәва түгел.

Аз гына тән кызыша башласа, парацетамол даруын, йә аның суга салгач чыжылдап эри торган порошогын эчеп кую гадәте бар. Янәсе, хәлне җиңеләйтәбез дә, җиң сызганып эшлибез. Ә бавырга килгән зыян турында күпләр белми дә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында чамасыз дару куллануның зыяны турында сөйләделәр.

Гөлнар Гарифуллина.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтүенчә, ОРВИ һәм грипп таралган чорда парацетамол кулланучылар арта. – Еш кына даруларны составын белмичә чамасыз кабул итәләр. Парацетамолдагы ацитаминофен матдәсе ашкайнату әгъзаларына, бавырга начар йогынты ясый. Быел, агуланып, хастаханәгә эләгү очраклары ешайды. Кешеләр салкын тидергәндә парацетамол даруын һәм аның порошок кебек төрләрен күп эчүен әйтте. Шактыеның бавырына нык зыян килгән. Соңгы атнада гына да җиде кеше мөрәҗәгать итте, – дип сөйләде табиб. g Табиблар әйтүенчә, парацетамол кушылган порошоклы дару эчүнең зыяны юк дип уйлаучылар ялгыша. 2018 елда хәтта бер үлем очрагы да теркәлгән. – Казанда 18 яшьлек кыз үлде. Эч авыртуын басам дип, тәүлек дәвамында 20 төймә парацетамол эчкән. Табибка бармаган, әти-әнисенә әйтмәгән. Без аның парацетамол кабул иткәнен соңыннан гына белдек: әбисе дарудан бушаган каплар тапкан, – ди Алия Насыйбуллина.

Кемгә ярамый?

Министрлыкның штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева фикеренчә, парацетамоллы даруларны һәм порошокларны күбесенчә тән температурасы күтәрелгән кешеләр куллана. – Аз гына хәлсезлек, тән кызышуын сизәләр дә, үз белдеге белән температураны төшерә торган дару эчә башлыйлар. Бераздан кабат хәл китүен сизеп, тагын шул ук чыжылдый торган катнашманы кабул итәләр. Көн дәвамында кайчак 6-8 тапкыр дару эчүчеләр дә юк түгел. Тик шуны белмиләр: катнаш даруларда парацетамол гына түгел, стероид булмаган препаратларның (ибупрофен шундыйлар рәтенә керә) молекулалары да бар, алар парацетамолның тәэсирен тагын да көчәйтә. Температураны төшерә торган препаратларны көненә күп дигәндә 3-4 мәртәбә генә кулланырга ярый. Парацетамол зыянсыз дару кебек тоелырга мөмкин. Сырхаулап торганда, хәлне чыннан да яхшырта. Ләкин кеше бавыр чиреннән (әйтик, стеотоз) интексә, 60 процент очракта симез гәүдәлеләрнең бавыр күзәнәкләрендә май тупланачак. Вируслы гепатит авырулары булганда, бавыры цирроз стадиясендә икән, кешегә 2 грамм парацетамол да зур зыян салырга мөмкин. Халык еш кына бу хакта белми, – диде Диана Габделганиева. Аның әйтүенчә, дөньяда донор бавырын күчереп утыртуның иң еш очрый торган сәбәбе – парацетамол белән агулану.

 Температураны кайчан төшерергә?

– Эпилепсиядән, көзән җыеру өянәкләреннән интегүчеләргә, тән температурасы 37,5-37,7 градуска кадәр күтәрелсә, аны төшерергә киңәш ителә. Кеше җитди хроник авырулардан интекмәсә, 38,2-38,5 градуска кадәр күтәрелгәндә дә температураны төшерергә тырышмыйлар: ул бит сәгатьләр буе тормый, үзе дә төшә. Организм үзе көрәшергә тиеш. Маңгайга салкын чүпрәк куеп торырга мөмкин. Муен өлеше ачык булырга, якалар кысып тормаска тиеш, калын юрган ябынырга кирәкми. Күбрәк су эчегез, – дип аңлатты Татарстанның баш терапевты.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев