САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Табиблар йөрүнең әкрен темпы баш миенең иртә картаюы белән бәйле булуын ачыклаганнар

Әкрен хәрәкәтләнүчеләрнең баш мие күләме һәм аның тышчасы тыгызлыгы яшьтәшләренекенә караганда кечерәк булуы ачыкланган.

Йөрүнең әкрен темпы баш миенең иртә картаюы белән бәйле булуы ачыкланган. JAMA Network Open журналында мәкаләләре басылган халыкара тикшеренүчеләр төркеме әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Галимнәр Яңа Зеландиянең Данидин шәһәрендә 1972 һәм 1973 елларда туган 900дән артык кешене озак вакытлар күзәтә. Эксперимент башланган вакытта аларның барысына да инде 45 яшь һәм аннан да күбрәк булган. Табиблар пациентларның сәламәтлек торышын өйрәнә һәм аларның хәле турында сораштыра, ә ахырда МРТ ярдәмендә аларның баш миен тикшерәләр.

Уртача алганда, әкрен йөрешлеләрдә баш мие күләме дә, баш мие тышчасы тыгызлыгы да азрак булып чыккан. Аларда шулай ук вак кан тамырлары авыруына бәйле билгеләр табыла, ул зәгыйфьлеккә һәм ишемик инсультларга китерергә мөмкин. Гомумән алганда, андый кешеләрнең баш мие яшьтәшләренекенә караганда тизрәк картайган.

Моннан тыш, сигез бәйсез күзәтүче фотосурәтләр буенча яшьләрен билгеләгән. Әкренрәк йөрүчеләрнең яше тизрәк йөрүчеләрнекенә караганда аларга өлкәнрәк күренгән.

Реклама

«<...> әкрен йөрү картлыкка кадәр үк проблемалы билгегә әверелә», - дип нәтиҗә ясый Американың Дьюка университетыннан фәнни төркем эшен җитәкләгән Терри Моффитт.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X