САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

...Сөйкемле, саф һәм игелекле...

2012 нче ел­ның сен­тяб­рен­дә На­талья Ни­ко­ла­ев­на Гон­ча­ро­ва­ның туу­ы­на 200 ел ту­лды. Җир йө­зен­дә­ге бар­лык ха­лык­лар­ның ярат­кан ша­гый­ре Алек­сандр Сер­ге­е­вич Пуш­кин­ның хә­ләл җе­фе­те ул. На­талья Гон­ча­ро­ва Ка­лу­га өл­кә­се­нең По­лот­ня­ный За­вод ди­гән эш­че­ләр авы­лын­да туа. Ба­ла­чак ел­ла­ры да шул чис­та һа­ва­лы яшел­лек­кә кү­мел­гән та­би­гать ко­ча­гын­да уза. Соң­рак алар Мәс­кәү­гә кү­че­неп ки­лә­ләр. Гон­ча­ров­лар...

2012 нче ел­ның сен­тяб­рен­дә На­талья Ни­ко­ла­ев­на Гон­ча­ро­ва­ның туу­ы­на 200 ел ту­лды. Җир йө­зен­дә­ге бар­лык ха­лык­лар­ның ярат­кан ша­гый­ре Алек­сандр Сер­ге­е­вич Пуш­кин­ның хә­ләл җе­фе­те ул.

На­талья Гон­ча­ро­ва Ка­лу­га өл­кә­се­нең По­лот­ня­ный За­вод ди­гән эш­че­ләр авы­лын­да туа. Ба­ла­чак ел­ла­ры да шул чис­та һа­ва­лы яшел­лек­кә кү­мел­гән та­би­гать ко­ча­гын­да уза. Соң­рак алар Мәс­кәү­гә кү­че­неп ки­лә­ләр.

Гон­ча­ров­лар га­и­лә­сен­дә өч кыз, өч ир ба­ла үсә. Әти­лә­ре, Ни­ко­лай Афа­нась­е­вич, ме­нә ди­гән бул­дык­лы һәм бе­лем­ле ке­ше бу­ла. Әни­лә­ре исә, На­талья Ива­нов­на, ба­ла­ла­рын ир­кә ко­чак­та үс­тер­ми. Бу өй­дә әти-әни­гә һич­сүз­сез буй­сы­ну, ва­кыт­ны юк­ка са­рыф ит­мәү, эш­кә өй­рә­нү, бер-бе­ре­ңә бу­лы­шу тай­пы­лу­сыз үтә­лер­гә ти­еш­ле шарт­лар итеп ку­е­ла.

Ба­ла­лар рус һәм фран­цуз тел­лә­ре, әдә­би­ят, ге­ог­ра­фия, та­рих фән­нә­ре бу­ен­ча дә­рес­ләр ала­лар, му­зы­ка­га өй­рә­нә­ләр, бо­рын­гы ки­тап­лар­дан һәм яңа­ла­ры бе­лән ту­лы­ла­нып тор­ган ки­тап­ха­нә­дән бик те­ләп фай­да­ла­на­лар.

На­та­ша­ны 16 яшь­тән юга­ры кат­лау ке­ше­лә­ре ара­сы­на алып чы­га баш­лый­лар. Буй­га җит­кән кыз­лар яр­мин­кә­сен­дә аңа, әй­тер­гә ки­рәк, күз са­лу­чы­лар бик тиз та­бы­ла. Аның зи­фа буй-сы­ны, яшь­келт-кө­рән күз­лә­ре­нең ин­саф­лы һәм оял­чан ка­ра­шы, ачык йө­зе - ба­ры­сы бер­гә сүз бе­лән ге­нә әй­теп бе­те­рә ал­мас­лык мө­кәм­мәл­лек би­рә кыз­га.

Алек­сандр Сер­ге­е­вич та бе­рен­че мәр­тә­бә На­талья Ни­ко­ла­ев­на­ны танц­мейс­тер Ио­гель өен­дә оеш­ты­рыл­ган мәҗ­лес­тә кү­рә. Кыз­ның ма­тур­лы­гы аны әсир итә. Кыз­га­ныч ки, бу оч­ра­шу ту­рын­да На­таль­я­ның ни уй­ла­га­нын гы­на бел­ми­без: ул үзе­нең яз­ма­ла­рын чит күз­ләр­гә күр­сәт­ми, фи­кер­лә­рен дә ашы­гып ачып сал­мый. Ша­гыйрь исә бу ту­ры­да бу­ла­чак ка­е­на­на­сы­на бо­лай дип сөй­ли: "Мин аны бе­рен­че кү­рү­ем­дә үк ярат­тым…" "Га­шыйк бул­дым" ди­ми, ә "я­рат­тым" ди.

Пуш­кин өй­лә­нер­гә ни­ят кы­ла һәм әти-әни­сен­нән кыз­ның ку­лын со­рый. Лә­кин рөх­сәт ала ал­мый. Мо­ңа ка­ра­мас­тан, ша­гыйрь ике ел дә­ва­мын­да мак­са­ты­на ире­шү өчен ба­ры­сын да эш­ли: мат­ди хә­лен ях­шыр­та, ил­һам бе­лән эш­кә чу­ма. Юк­ка гы­на аның иҗа­тын­да Бол­ди­но кө­зе иң бае һәм нә­ти­җә­ле­се бул­ма­ган­дыр. Шу­ны­сы сок­лан­ды­ра: Та­ша да бө­тен кү­ңе­ле бе­лән еге­те­нә тар­ты­ла, аны як­лый, ту­ган­на­ры­на төр­ле имеш-ми­меш­ләр­гә игъ­ти­бар ит­мәс­кә ки­ңәш би­рә.

Пуш­кин­ның "дон­жу­ан­лык" исем­ле­ген­дә Петр Гу­бер Гон­ча­ро­ва­га 113 нче урын­ны бир­сә дә, ша­гыйрь үзе исә На­талья Ни­ко­ла­ев­на­ны "бер­дән­бер­"е итеп сай­лый. 112 нең ба­ры­сы да арт­кы план­га этә­ре­лә­ләр, шул исәп­тән - Ан­на Керн да.

1830 нчы ел­да Алек­сандр Сер­ге­е­вич На­та­ша­га икен­че мәр­тә­бә тәкъ­дим ясый. Кыз­ның ба­ба­сы яшь­ләр­гә үзе­нең фа­ти­ха­сын би­рә. Ша­гыйрь аңа, әл­бәт­тә, бик рәх­мәт­ле ка­ла. Бу ту­ры­да Афа­на­сий Ни­ко­ла­е­вич­ка язып та җи­бә­рә. Хат­та мон­дый сүз­ләр бу­ла: "…­Бар мак­са­тым Сез­нең улы­гыз­ның кы­зын бә­хет­ле итү… Ул ми­нем бер­дән­бе­рем…"

Ни­һа­ять, 1831 нче ел­ның 18 нче фев­ра­лен­дә Мәс­кәү­дә­ге Воз­не­се­ние чир­кә­вен­дә На­талья Ни­ко­ла­ев­на Гон­ча­ро­ва һәм Алек­сандр Сер­ге­е­вич Пуш­кин ни­ках­ла­ша­лар. Ярә­шү йо­ла­сы ва­кы­тын­да кө­тел­мә­гән хәл ки­леп чы­га: сак­сыз­лык ар­ка­сын­да яшь­ләр бер бал­дак­ны идән­гә тө­ше­реп җи­бә­рә­ләр. Пуш­кин, ырым­нар­га ыша­ну­чан ке­ше бу­ла­рак, мо­ңа игъ­ти­бар ит­ми­чә ка­ла ал­мый, шом­ла­нып ку­я…

Реклама

1986 нчы ел­ның 18 нче фев­ра­лен­дә (нәкъ туй кө­нен­дә) Мәс­кәү­дә "К­вар­ти­ра Пуш­ки­на на Ар­ба­те" ди­гән ме­мо­ри­аль му­зей ачы­ла. Шул ук ел­ны март ба­шын­да ми­ңа шун­да бу­лу бә­хе­те тә­те­де. Ан­да ал­ган той­гы­ла­рым, һа­ман са­ен яңа­рып, уй­лан­ды­ра­лар.

...Яшь га­и­лә шу­шы сте­на­лар эчен­дә үзе­нең бе­рен­че бә­хет­ле көн­нә­рен үт­кә­рә. Дус­ты Плет­нев­ка ша­гыйрь бо­лай дип язып та җи­бә­рә: "Мин өй­лән­дем - һәм бик бә­хет­ле­мен. Мон­дый ха­ләт­тә бер дә бул­га­ным юк иде әле ми­нем, үзем­не яңа­дан ту­ган­дай хис итәм…"

Бел­гә­не­без­чә, "бо­лыт­сыз" көн­нәр са­нау­лы гы­на бу­ла­лар, ба­ры тик өч ай дә­ве­рен­дә. Ә шу­лай да бө­ек ша­гый­ре­без үзе­нең авыр һәм тәш­виш­ле тор­мыш юлын­да бә­хет ди­гән тө­шен­чә­не та­тып ка­рый!

Ни га­җәп, бе­рәү­ләр­нең бә­хет­ле бу­лу­ла­ры күп­ләр­не бу тор­мыш­та по­ша­ман­га са­ла. Уй­лан­ды­ра, ты­ныч­сыз­лан­ды­ра. Шул бә­хет ди­гән тө­шен­чә­гә ни­чек бул­са да чөй ка­гу ни­я­те уя­та. Бө­ек Пуш­кин яз­мы­шы бе­лән дә тү­бән җан­лы бәд­бә­хет­ләр шу­лай итеп уй­нар­га ма­та­ша­лар. Мо­ның өчен ту­ган­лаш­кан ата­лы-ул­лы кил­ме­шәк Гек­керн­нар­ны фай­да­ла­на­лар…

На­талья һәм Алек­сандр Пуш­кин­нар бер­гә ба­ры тик ал­ты ел гы­на яшәп ка­ла­лар. На­талья Ни­ко­ла­ев­на дүрт ба­ла бе­лән (зу­ры­сы­на биш яшь тә тул­ма­ган, ә ке­че­се­нә си­гез ай бу­ла) 24 яшен­дә тол ка­ла. Әй­тер­гә ге­нә дә тел бар­мый, күз ал­ды­на ки­те­рүе исә биг­рәк тә авыр!

Яшь әни бар җы­лы­сын ба­ла­ла­ры­на би­рә. Алар­ның кү­ңел­лә­ре­нә әти­лә­ре ту­рын­да ма­тур һәм җу­ел­мас ис­тә­лек­лә­рен са­лыр­га ты­ры­ша. 1841 нче ел­ның җә­ен­дә ба­ла­ла­ры бе­лән Ми­хай­лов­ка­га кай­та. Сө­ек­ле ире ал­дын­да бул­ган из­ге нә­зе­рен үтәр­гә ашы­га ул. Ире­нең мә­е­тен та­бут бе­лән кую өчен, җир ас­ты­на ка­зып мах­сус би­на (ск­леп) тө­зе­тә, со­ңын­нан җе­на­за укы­та. Җәй буе ба­ла­ла­ры бе­лән бер­гә ире­нең ка­бе­ре­нә ки­лә, до­га­лар укый. Әни ке­ше из­ге ха­ти­рә­лә­рен ба­ла­ла­ры кү­ңе­лен­дә дә ны­гы­тыр­га те­ли…

Озак ел­лар На­талья Ни­ко­ла­ев­на ту­рын­да дө­рес­лек­кә ту­ры кил­ми тор­ган сүз­ләр яшә­де. Имеш­тер, ул ире­нең иҗа­ты­на ва­ем­сыз, аңа ба­ры тик куп­шы ки­е­неп, мәҗ­лес­ләр­дә би­еп кү­ңел ачар­га бул­сын. Мо­ны ин­карь итү өчен, Пуш­кин­ның ха­ты­ны­на яз­ган хат­ла­рын уку да җи­тәр иде. Ва­ем­сыз ке­ше­гә, мә­сә­лән, бо­лай дип язу ки­рәк бу­лыр иде ми­кән: "Син мин­нән "Петр I" ту­рын­да со­ра­ган­сың. Ба­ра әк­рен­ләп. Ма­те­ри­ал туп­лыйм. Күп йө­рим". Яки: "Мин си­ңа күп итеп ши­гырь­ләр алып кай­тыр­мын!" Та­гын: "Ши­гырь­ләр­нең язы­ла­сы кил­ми әле. Си­нең ян­га кай­тыр­га ашы­гам, гү­зә­лем. Шул йо­кым­сы­рап ят­кан шигъ­ри тәл­гәш­лә­ре­мә, ыша­нам, җан өреп җи­бә­рер идең". "Йө­зең­нең ма­тур­лы­гы­на ка­ра­ган­да, кү­ңе­лең­нең ма­тур­лы­гын ныг­рак яра­там мин", - ди­гә­не дә бар…

Шу­лай ук икен­че ни­ках­ла­шуы ту­рын­да да сүз әй­тер­гә җөрь­әт ит­мә­дек. Ис­кә тө­ше­рик әле. Пуш­кин тор­мыш бе­лән сау­бул­лаш­кан ми­нут­ла­рын­да да ха­ты­ны­ның ки­лә­чә­ге, ба­ла­ла­ры­ның яз­мы­шы ту­рын­да бор­чы­ла. Аңа ике ел ма­тәм­дә бу­лыр­га ки­ңәш би­рә. Ан­нан соң их­ти­рам итәр­лек, үзе­нә тиң бу­лыр­лык ке­ше­гә кия­ү­гә чы­гар­га ку­ша. Сө­ек­ле Та­ша­сы­ның ка­де­рен сак­лап ка­лыр­га ты­ры­шуы бу­ла бу!..

Шун­дый ке­ше­не җи­де ел­дан соң гы­на оч­ра­та На­талья Пуш­ки­на. Дө­рес­рә­ге, "тиң бу­лыр­дай" кияү үзе эз­ләп та­ба аны. Бу ге­не­рал Петр Пет­ро­вич Ланс­кой бу­ла. Аңа 45 яшь, ул бер дә өй­лән­мә­гән. Аның иң ях­шы як­ла­ры - туг­ры­лык­лы­лык һәм на­мус­лы­лык. Наталья Ни­ко­ла­ев­на­ны нык яра­туы, бе­рен­че ни­ках­тан бул­ган ба­ла­лар­га игъ­ти­бар­лы­лы­гы ки­лә­чәк га­и­лә тор­мы­шы­ның да бә­хет­ле бу­лу­ын га­ран­ти­я­ли ке­бек. Чын­бар­лык­та да шу­лай бу­лып чы­га. Та­ша да ире­нә сок­ла­ну­ын яшер­ми. Аның өе­нә та­гын бә­хет иңә, дө­рес, яңа ки­че­реш­лә­ре бе­лән. Алар­ның бер-бер арт­лы өч кыз­ла­ры туа. Шу­ның өс­те­нә ире­нең ту­га­ны­ның улы Па­вел Ланс­кой һәм Пуш­кин­ның сең­ле­се­нең улы Лев Пав­ли­щев та мон­да ва­кыт-ва­кыт то­ра­лар. Ба­ла­лар бе­лән ара­ла­шу әни ке­ше­гә авыр­лык бир­ми. Ки­ре­сен­чә, ба­ла­лар тор­мы­шы ка­за­нын­да кай­нап, өл­кән­нәр үз­лә­ре дә шә­хес бу­ла­рак та­гы да ка­мил­лә­шә тө­шә­ләр, ни­ках җеп­лә­рен дә ны­гы­та ба­ра­лар…

Ә кү­ңел­нең иң тү­рен­дә дүрт ба­ла­сы­ның әти­се, бе­рен­че һәм сө­ек­ле ире­нең җу­ел­мас об­ра­зы яши. Һәр җом­га На­талья Пуш­ки­на-Ланс­кая бе­рен­че ире­нең ру­хы­на ба­гыш­лап до­га­лар укый, бер­нин­ди кү­ңел ачу ки­чә­лә­рен­дә кат­наш­мый, ты­ел­ган ри­зык­лар бе­лән тук­лан­мый. Петр Пет­ро­вич ха­ты­ны­ның хә­ле­нә ке­реп, ыша­ныч­лы те­рә­ге бу­лып ка­ла бе­лә…

Без­нең кү­ңел­ләр­дә дә "саф ма­тур­лык­ның иң гү­зәл өл­ге­се" бу­лып яшә­сен ул, бө­ек ша­гый­ре­без­нең "бер­дән­бе­ре"!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X