САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сынатмаска тиешбез

Район Советының чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе барлык мәктәп директорлары катнашында узды. Киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә күтәрелгән мәсьәләләр, яңа елга бурычлар турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева чыгыш ясады. Ул республика программалары, аларның районда үтәлеш күрсәткечләре турында сөйләде, мәктәпләрдә башкарылган эшләргә тукталды, диаграммаларда чагыштырмача характеристика бирде. Киңәшмәне алып барган...

Район Советының чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе барлык мәктәп директорлары катнашында узды. Киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә күтәрелгән мәсьәләләр, яңа елга бурычлар турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева чыгыш ясады.
Ул республика программалары, аларның районда үтәлеш күрсәткечләре турында сөйләде, мәктәпләрдә башкарылган эшләргә тукталды, диаграммаларда чагыштырмача характеристика бирде. Киңәшмәне алып барган район башлыгы Нәфис Закиров мәгариф хезмәткәрләренең эшчәнлеген уңай бәяләде, аларның хезмәтенең җаваплы булуын ассызыклап, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эш алып бару буенча тәкъдим-киңәшләрен җиткерде.
Районның террорга каршы көрәш комиссиясе үзенең эшчәнлеген еллык план нигезендә алып бара. Хокук саклау органнары, дини, җәмгыять оешмалары вәкилләре катнашында комиссия членнары даими рәвештә утырышлар уздыралар, видеокиңәшмәләрдә катнашалар. Комиссиянең җаваплы секретаре - Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Р.Әхмәтов киңәшмәдә узган ел башкарылган эшләр, аларның җирле матбугатта чагылышы турында сөйләде. Әлеге мәсьәлә буенча районга республика җитәкчелеге тарафыннан куратор билгеләнгән. Якын-тирә районнарда бу көннәрдә балалар иминлеге белән бәйле куркыныч хәлләр күзәтелде, шомлы хәбәрләр йөри. Шуңа бәйле рәвештә һәркемнән уяулык, игътибарлылык таләп ителә, кеше язмышына битараф булмау сорала.
Азалак авылы җирлеге башлыгы Т.Гәрәевнең чыгышы җирлек тормышы хакында булды. Эшләнгән эшләр, барлык чаралар авыл халкы катнашында, аларның бердәмлеге, тырышлыгы белән башкарылган. Җирлекләрдә узган җыеннар вакытында алга куелган бурычлар үтәлеше бер кат барланып, нәтиҗә ясалган иде инде. Киләчәктә дә планлаштырылганнарны гамәлгә кертү юнәлешендә максатчан эш алып барылачак.
Киңәшмә ахырында Нәфис Касыймович чыгышлар буенча йомгак ясады, районда планлаштырылган эшләргә тукталды. "Район, республикада гына түгел, Рәсәй күләмендә дә, берничә ел рәттән, экологик яктан чиста җирлек, дип бәяләнә. Быел Әйләнә-тирә мохитне саклау елында бу планканы саклау аеруча әһәмиятле, һәм без сынатмаска тиеш", - дип белдерде ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X