САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шыгай әбиләре кояш нурларыннан энергия алалар

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару яшькә карамый.

Спорт белән өлкәннәр дә бик теләп шөгыльләнәләр. Соңгы елларда скандинавия таякчыклары белән хәрәкәт итү популярлашып китте. Саф һавада йөрүче әби-апаларны авылларда да еш очратырга мөмкин. Шыгай авылына балыкчылар ярышына баргач та, очраштык без андый активлар белән.

- Шыгай әбиләре без. Менә ирләребезнең, авылдашларыбызның балык тотканнарын карарга килдек. Бик күңелле һәм матур оештырганнар. Безгә бик ошады. Сөенеп кайтабыз, мондый чараларны бик яратабыз. Аларның кәефе дә яхшы, безнеке дә күтәрелде, - диделәр юлда очраган апалар.

Саф һавада йөрүне алар яшәү рәвеше итеп алганнар. Кичләрен, көндезләрен бергәләп авыл урамнарын әйләнәләр.

- Мин гомерем буе утырып эшләдем, хисапчы-икътисадчы булдым. Шәһәрдә яшәдек, хәзер авылга кайттык. Кешедә 360 буын бар, шуларның барысын да селкетергә кирәк, ә аның өчен хәрәкәтләнү яхшы, - диде Рәйсә апа Усманова.

Реклама

Сәламәтлекне ныгытуның кулай чарасы итеп шулай йөреп кайтуны күргән авылның хөрмәтле өлкән кешесе Фәния апа Садыйкова да:

- Яшәргә тырышабыз. Элек кичләрен чыга идек, хәзер көндез кояш нурыннан күбрәк энергия алабыз. Безнең команда бик шәп. Бик дус һәм тату яшибез, - диде.

Әйе, сәламәт булсаң, кәеф тә яхшы, күңел дә күтәренке була. Һәр елны 4 февральдә төрле илләрдә оригиналь бәйрәмнәрнең берсе – Яхшы кәеф көнен бәйрәм итәләр. Кыш ахырына, гадәттә, моңсу уйларга каршы тору бик авыр. Шуңа бу бәйрәм, тискәре уйларны куып, яраткан кешеләрең һәм туганнарың белән вакытны файдалы үткәрү өчен яхшы сәбәп булачак. Яхшы кәеф һәркемгә кирәк бит! 4 февральдә бәйрәмне яхшы итеп үткәрү һәм, күтәренке кәеф бүләк итәр өчен, якыннарыңа чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтү дә җитә. Яраткан шөгыль табу да бу көнне урынлы булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X