САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Светводканал” җәмгыяте яңа бинага күченде

Җиңү бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрдә бу оешмада булырга туры килде. Ул чакта яңа корылма салыначак урынга казыклар беркетелеп, чистарту эшләре башланган иде. Шул нигездә мәһабәт бина калкып чыкты. Бүген җәмгыять офисын ачу тантанасы узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. - Халыкка хезмәт итсен, эшләрегез уңышлы барсын. Афәрин, булдырасыз,...

Җиңү бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрдә бу оешмада булырга туры килде. Ул чакта яңа корылма салыначак урынга казыклар беркетелеп, чистарту эшләре башланган иде. Шул нигездә мәһабәт бина калкып чыкты. Бүген җәмгыять офисын ачу тантанасы узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

- Халыкка хезмәт итсен, эшләрегез уңышлы барсын. Афәрин, булдырасыз, - диде ул, кызыл тасманы кискәндә.

Гадәттә, яңа йортка күчкәндә, беренче булып мәче кертәләр. Монда да шулай иттеләр. Аннан кунаклар уздылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директорлары, тантанага килгән оешма җитәкчеләре, бина эче, кабинетлары белән танышкач, соклану, мактау сүзләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр. Җитәкчесе нинди, оешма эшләре дә шулай бара. Бу яктан Дамир Зөфәр улы Галиев - үрнәк. Тәвәккәл таш ярыр, дип, нәкъ шундыйлар хакында әйтәләр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев