САРМАН
  • Рус Тат
  • Сурәтләрдә - Сарман урта мәктәбенең иң матур әниләре. Алар арасында сез дә юкмы?

    Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең әнисенең сурәтен йөртә.

    Сарман урта мәктәбендә Әниләр бәйрәме уңаеннан “Минем кадерле әниемә”, “Әнигә бүләк”, “Минем әнинең портреты” исемле балалар рәсем конкурслары үткәрелде. Конкурста 1-4 нче сыйныф укучылары катнашты. 
    Әлеге конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора. Бу аларның иҗади эшчәнлекләренең соңгы адымы булмас дип ышанып калабыз. Ә әниләр портретлары арасыннан үзләрен таба алырлар микән?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: