САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Супертабиб гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Кичә – 15 сентябрь көнне ярты гасырга якын гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган, күп еллар район үзәк хастаханәсен җитәкләгән, соңгы егерме елдан артык вакыт эчендә Александровка табиблык амбулаториясенең баш табибы булып хезмәт куючы Мәүләвиев Шәрифҗан Сәхипҗан улы 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шушы уңайдан Александровка мәдәният йортында зур тантана үткәрелде. Юбилярны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов, Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Вафин, табиблык амбулаториясе коллективы, район ветераннар советы рәисе урынбасары Нурсинә Хәйруллина, авыл ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, укытучылар, җирлек халкы һәм башкалар да иң матур теләкләрен җиткерделәр, табиб белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. Юбиляр хөрмәтенә иң матур җырлар һәм биюләр башкарылды.
Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев