САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өчөйле Саклау авылының китапханәсендә кунаклар булган

Җәй - каникуллар һәм сәяхәтләр,кояшлы көннәр,күңелле һәм яңгыравык балалар тавышы чоры. Җәй - китап белән җылы.Китап уку кешенең йөзенә нур,күңеленә шатлык китерер.Китап - гаҗәеп бер тәрәзә,шуның аша балалар дөньяны һәм үз-үзләрен танып беләләр.Һәр елны әби - бабасы, ягъни Өчөйле Саклау авылына кунакка кайтучы Гилмутдинова Алия,Таҗетдинова Гөлназ,Хамидуллина Резедә һәм аларның нәни...

Җәй - каникуллар һәм сәяхәтләр,кояшлы көннәр,күңелле һәм яңгыравык балалар тавышы чоры. Җәй - китап белән җылы.Китап уку кешенең йөзенә нур,күңеленә шатлык китерер.Китап - гаҗәеп бер тәрәзә,шуның аша балалар дөньяны һәм үз-үзләрен танып беләләр.Һәр елны әби - бабасы, ягъни Өчөйле Саклау авылына кунакка кайтучы Гилмутдинова Алия,Таҗетдинова Гөлназ,Хамидуллина Резедә һәм аларның нәни кызлары - Мәликә,Адилә,Азалия,уллары Искәндәр һәм дә кечкенә Ринал авыл клубында һәм китапханәдә экскурсиядә булдылар. Бу нәни балалар Абдулла Алиш,Габдулла Тукай әкиятләрен укырга һәм тыңларга яраталар. Китапханәгә китап алырга әниләре,апалары белән бик яратып йөриләр,матур шигырьләр сөйлиләр.Кадерле балалар,китапханә ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык,китаплар сезне көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев