САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су-яшәү чыганагы, ди Илексазда белем алучылар

Чишмәләр челтерәп аксын!

Аның тәме дә,төсе дә юк.  Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Җир йөзендә су булмаса, тереклек яшәмәс тә иде. Чишмәләр - су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, табигать чарасы да ул. Илексаз авылында чишмәләр күп түгел. Шуңа күрә дә, авыл кырында урнашкан чишмәгә игътибар елдан-ел арта бара. Язын да, җәен һәм көзен дә аның тирәсен гел карап торалар. 
Бүген дә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары, технология укытучысы Байхуҗин И.Л. белән берлектә, чишмә буен чистарту өмәсенә бардылар. Өмә "Чишмә операциясе" кысаларында уздырылды. Балалар тирә-якны, сынган агач ботакларын, корыган үләннәрне чистарттылар. Чистартканнан соң, чишмә буе матурланып калды. Балалар эшләреннән канәгать калдылар. Көмеш һәм саф сулы чишмәләребезнең җыры беркайчан да тынмасын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев