САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су туңа да, яна да...

Ләкин без бу гади дә, шул ук вакытта катлаулы да матдәнең асылы турында күп вакыт уйлап та карамыйбыз.

Без су белән көн саен контактта булабыз. Ә ул, белгечләр әйтүенчә, төрлечә була икән. Әйтик, диңгез суы – бик туклыклы. Бер кубометр диңгез суында 1,5 мг аксым һәм башка матдәләр бар. Су куркыныч та була ала. Әзербайҗанда составында метан күп булган сулык бар. Ут төртсәң, ул янып та китәргә мөмкин. Ә Сицилиядә күлләрнең берсендә су асты кислота чыганагы бар һәм ул шушы сулыктагы бөтен суны агулый. Кеше сусыз озак яши алмый. Азыксыз ул алты атна чамасы яши алса, сусыз – нибары биш-җиде тәүлек. Кеше гомер буена 35 тонна су эчә. Төче су запасы кайда күбрәк? Дөнья океанында, дип уйларсыз. Җир мантиясендә андагыдан 10-12 тапкыр күбрәк икән. Шуның өстенә планетадагы су тулысынча диярлек эчәргә яраксыз.Бездә төче су запасы – өч процент кына. Ләкин аның да күпчелек өлеше – бозлыкларда. Кешегә күпме су кирәк соң? Әгәр кеше гәүдә массасының 2 проценты күләмендә су югалта икән, аның бик нык эчәсе килә. Бу күрсәткеч унга җиткәндә, галлюцинация башлана. Югалту 12 процентка җиткәндә, кеше табиб ярдәменнән башка элекке хәленә кайта алмый. 20 процентта исә кеше үлә. Су – тормыш нигезе. Белгечләр әйтүенчә, бөтен тереклек судан тора: хайваннар, балыклар – 75, медуза – 99, бәрәңге – 76, алма – 85, помидор – 90, кыяр – 95, арбуз 96 процентка судан тора. Яшь бала гәүдәсендә су – 86, ә олы кешедә – 50 процентка кадәр. Су пыялага да әйләнергә мөмкин. Минус 120 градуста ул бик нык үзлеләнә, ә 135 градуста “пыяла су”га әйләнә. Пыяла су – пыялада була торган кристаллик структура булмаган каты матдә. Мәктәптә үткән физика дәресләреннән хәтерлисездер: су ноль градуста ката, ә 100 градуста кайнап чыга. Әмма суның бик нык суыну үзлеге дә бар. Бу үзлеккә бик чиста, катнашмаларсыз су ия. Туңу ноктасыннан түбәнрәк суынган очракта да, мондый су сыек булып кала. Ләкин бу һәм башка очракларда да су бозга әйләнә яки кайнап чыга торган температуралар бар. Бозны салкын суга карый кайнар судан ясау җиңелрәк. Логик яктан уйлап караганда, салкынсу бозга тизрәк әйләнә сыман, чөнки аңа суынырга кирәк түгел, ә кайнар суга, бозга әйләнгәнче, суынырга да кирәктер сыман. Ләкин тәҗрибә киресен күрсәтә: бозга нәкъ менә кайнар су тизрәк әйләнә. Ни өчен – моңа төгәл җавап юк. Иң чиста су кайда? ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, Финляндиядә. Бу тикшеренүләрдә дөньяның 122 иле катнаша. Дөньядагы 1 миллиард кеше, гомумән, куркынычсыз судан файдалана алмый.

 

Реклама

Зөлфия Шәрипова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X