САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су асты диңгезчеләре безнең районда да бар

19 мартта Россиядә Су асты диңгезчесе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы патша Николай II Күрсәтмәсе нигезендә су асты көймәләре хәрби корабльләрнең мөстәкыйль төре булап санала башлаган көнгә барып тоташа. Зур ихтияр көче, һәр адымың өчен җаваплылык тоюны таләп итә торган бу хезмәтне үтүчеләр районда бармак белән генә санарлык. Шуларның...

19 мартта Россиядә Су асты диңгезчесе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы патша Николай II Күрсәтмәсе нигезендә су асты көймәләре хәрби корабльләрнең мөстәкыйль төре булап санала башлаган көнгә барып тоташа. Зур ихтияр көче, һәр адымың өчен җаваплылык тоюны таләп итә торган бу хезмәтне үтүчеләр районда бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Сарманда туып-үсеп, хәзерге вакытта Җәлил бистәсендә яшәүче Изаил Камалов.

Аз сүзле, беренче карашка кырыс күренгән бу ирнең, армия хезмәте турында сүз чыккач, күзләре очкынлана. Флотта хезмәт итү дәверендә алган кичерешләре бик көчле һәм алар аның күңел түрендә кичәгедәй саклана, күрәсең. Без аннан хатирәләрен газета укучыларыбыз белән дә уртаклашуын сорадык.

Билгеле бер гаскәрләрдә хезмәт итү турында хыялланмаса да, флотта хезмәт итәргә җибәрелгәч, авыл егетенә канатлар үскәндәй була. Ләкин әле бу минутта ул үзен нинди сынаулар көткәнен, иңнәренә нинди зур җаваплылык төшкәнен аңлап та бетерми.

Армиягә ул 1973 елның ноябрендә алына. Кызыл Байраклы Төньяк флотының Магадандагы су асты көймәләре аерым бригадасына җибәрелә. Башта биш ай дәвамында Владивостокта торпедачы белгечлеге буенча өйрәнүләр үтә. 1974 елның апрелендә беренче тапкыр су астына төшүе Изаил абыйның гомеренә исендә кала. Көймә, су астына төшә башлап, кирәкле тирәнлеккә җиткәнче (ә көймә ул елларда утыз метр тирәнлеккә төшә), аның эчендә каты су шаулавы тавышы ишетелеп тора, аннан соң "үле" тынлык урнаша. Соңыннан исә аларга су астына беренче төшү турында таныклык тапшырыла.

Аның хезмәте, нигездә, Курил утраулары буенда - Тын океанда һәм Охот диңгезендә үтә. Диңгез астына озакка - берәр айга хәрби дежурга төшүе ике тапкыр була. Ул ерак поход дип йөртелә. Болар өчен ул "За дальний поход" билгесе белән бүләкләнә. Ай буе көн яктысы күрмичә, дизель көймәсе булганга, кырык сәгать саен су өстенә күтәрелеп, аккумулятор батареяларына "зарядка" бирәләр. "Күтәрелү - төнлә генә, күтәрелгәч, Япониянең кайсы шәһәре булды микән, утлары күренә иде", - дип искә ала Изаил абый.

Һәр төр гаскәрләрнең үз традицияләре бар. Су асты диңгезчеләренеке дә була ул: матросларны су асты диңгезчесенә багышлау. Тирәнлек үлчәгечтән алюминий кружкаларга агызып, 300 грамм тешне сындырырлык салкын тозлы су эчертәләр һәм мәңгегә "диңгез рухлары" исемлегенә кертәләр (сүз уңаеннан, су асты көймәсендә хезмәт итү өчен бик яхшы сәламәтлек һәм "диңгез авыруы"ннан азат булу шарт).

Изаил абый бригадада татарлардан берүзе була. "Якташлар да юк иде", - ди. Шулай да ул, ике ел хезмәт иткәннән соң, Петропавловск-Камчатскийда Сарман егете Илшат Ситдыйковны очрата. Кыш көне бухта каткач, матрослар декабрьдән апрельгә кадәр хезмәтне шунда үтә торган булалар. Авылдашын күрүе шул бер генә тапкыр була.

Ике ел хезмәт иткәннән соң аны экипаж старшинасы итеп билгелиләр. Торпедачылар отделениесенең I класслы командиры Изаил Камалов хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы була. "Шунысын әйтергә кирәк, 42 кешелек экипажның гомере һәм куелган хәрби бурычның үтәлүе һәр матросның үзенә йөкләтелгән бурычын төгәл һәм зур җаваплылык белән башкаруына бәйле иде", - ди Изаил абый. Ул үзе флотта 1976 елның декабренә кадәр хезмәт итә һәм аннан "главный корабельный старшина" дәрәҗәсендә кайта.

Советлар Союзының төрле почмакларыннан булган хезмәттәшләре белән элемтәләр юк инде хәзер. Аларны искә төшереп, еш кына дембель альбомын кулына ала. Армия хезмәтен флотта үтүе белән бик горурлана. "Минем бәйрәмнәрем өчәү, - ди Изаил абый. - 23 февраль - Ватан сакчылары көне, 19 март - Су асты диңгезчесе көне һәм июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Хәрби-диңгез флоты көне".

Армиядән кайткач, "Җәлилнефть" идарәсенә эшкә урнаша. Изаил абый тормыш иптәше Фахирә апа белән бер кыз һәм бер ул үстерделәр. Аларның инде үз гаиләләре бар. Бүген аларның, оныкларның тормышларына куанып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев