САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман аграр көллияте студентлары арасында «Автосессия» район бәйгесе узды

Бәйгедә барлыгы 6 студент катнашты.

22  сентябрьдә Сарман аграр көллиятендә студентлар арасында автотранспорт йөртү осталыкларын бәяләү буенча «Автосессия» бәйгесе уздырылды. Бәйге «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча булекчәсе, район ЮХИДИ булекчәсе һәм Сарман аграр көллияте тарафыннан уткәрелде. 

Аның максаты:

– яшьләр арасында юл йөрү кагыйдәләре белемнәрен ныгыту;

- яшь автотранспорт йөртүчеләрдә транспорт йөртү культурасын тәрбияләү һәм юлда йөргәндә җаваплылык хисе булдыру.

Бәйгедә барлыгы 6 студент катнашты: Гайнуллин Раил, Миргасимов Алмаз, Глонин Борис, Хайруллин Илвир, Сахабиев Камил, Харисов Айнур ярышта үзләренең көчләрен сынап карадылар. Алар 2 төрле сынау үттеләр: «Юл кагыйдәләре белгечләре» һәм «Автотранспорт йөртү осталыгы».

«Юл кагыйдәләре белгечләре» этабында иң яхшы нәтиҗәне Глонин Борис  күрсәтте. Улэкзаменацион билетны бер хатасыз кыска вакыт эчендә эшләп чыкты.

Автотранспорт йөрту буенча бер егет тә сынатмады. Ә шулай да Миргасимов Алмаз ин яхшы нәтиҗәне курсәтте, аннан күпкә калышмыйча Гайнуллин Раил һәм Харисов Айнур 2 нче һәм 3 нче кәрсәткечләргә ия булдылар. 

Нәтижәдә 1 урын Миргасимов Алмазга, 2 урын – Гайнуллин Раил, 3 урын – Глонин Бориска   бирелде.

Барлык катнашучыларга да кубоклар һәм дипломнар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев